Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Югары температура булганда нишләргә?

Табиб мондый вакытта өч хата ясамаска киңәш итә.

Температура күтәрелгәндә күп кешеләр дөрес эшләми, дип саный терапевт. Ул мондый симптомлы пациентларның киң таралган хаталарын атады.

Тән температурасының нормадан югарырак күтәрелүе ялкынсыну процессы турында сөйли, дип билгели Романенко. Мондый очракта салкын тиюдән "ярты сәгать эчендә" коткара торган катнаш дарулар куллану һәрвакытта да савыгуга китерми, дип кисәтә ул. Мондый препаратлар ярдәмендә авыру симптомнарын белгеч белән киңәшләшмичә бетерү омтылышы — бу температура күтәрелгәндә еш ясый торган беренче хата, ди табиб.

"Шулай итеп без үзебезне дә, тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куябыз. Әгәр дә кеше дәваланмаса, эшкә яисә укуга барса, авыруның катлаулануы ихтимал. Мәсәлән, вирус фонында бактериаль инфекция барлыкка килергә мөмкин", — дип аңлата белгеч.

Икенче хата – югары температураны төшермәү, ди ул. Табиб әйтүенчә, бу йөрәккә артык басым ясарга мөмкин.
"Кайвакыт температурасы бик югары – 38,5-39 градус булса да, кеше үзен чагыштырмача яхшы хис итә. Мондый температурага түзеп торырга кирәкми, организмның хәлен җиңеләйтергә, температураны төшерүче дарулар кабул итәргә кирәк", – дип киңәш итә табиб. Үзәк нерв системасы авырулары булган кешеләргә температураның 38 градустан югары күтәрелүенә юл куймаска кирәк, ди ул.

Икенче яктан, күп пациентлар кирәк булмаса да, температураны төшерүче препаратлар кабул итә, бу - өченче киң таралган хата, дип белдерә терапевт.

"Шулай ук бу - авыруга реакция, организмның көрәшүе. Температураның 37дә торуы бөтенләй патология булмаска мөмкин. Әгәр кеше үзен яхшы хис итә икән, көндез 37,5-38 температура белән дә йөрергә мөмкин. Кичкә таба, әгәр сез инде арыган булсагыз, йокларга телисез, башыгыз авырта икән, температураны төшерүче препаратны кабул итәргә мөмкин", – дип киңәш итә белгеч.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев