Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яман шеш белән авырый башлаганны күрсәтә торган дүрт билге

Онкология авыруларын өйрәнә торган Cancer Research UK бәйсез оешмасы яман шешнең иртә билгеләрен күрсәтә торган 4 симптомны атаган. Бу турыда РИА Новости яза.

Дүрт билге:

авызда яки телдә озак төзәлми торган җәрәхәтләр яки таплар,
бетми торган йөткерү,
тән тиресендә озак бетми торган җәрәхәтләр,
даими рәвештә сару кайнау.
Әлеге билгеләрнең күбесе яман шеш кебек үк җитди булмаган башка авырулар турында да аңлатуы ихтимал. Әгәр бу онкология булса, аны иртә ачыклау зур әһәмияткә ия булырга мөмкин.

Нормаль булмаган үзгәрешләр сизсәгез, озак вакыт бетми торган әйбер күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз. Табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев