Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Дөньяда моңа кадәр билгеле булмаган яңа вирустан үлүчеләр саны арта

Россия халкына Кытайның Ухань шәһәренә бармаска киңәш ителә. Җәнлекләр һәм диңгез ризыклары сата торган базарларга, зоопаркларга кермәү хәерле.

Кытайда яңа коронавирус аркасында килеп чыккан пенвмониядән үлүчеләр саны тугызга җиткән. Бу хакта Кытай Халык Республикасының гигиена һәм сәламәтлек мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты башлыгы урынбасары Ли Бинь әйтте, дип яза Интерфакс.

«Хәзерге вакытта Кытайда яңа тип коронавирус йоктыруның расланган очраклары 440 кә җитте, тугыз кеше вафат булды», — диде Ли Бинь.

Аның сүзләренчә, үлем очракларының барысы да Хубэй провинциясендә теркәлгән. Пневмония чире нәкъ шушында башланып киткән.

Баштарак Кытайда авыруның 324 расланган очрагы һәм алты кеше үлүе турында хәбәр ителгән иде. Гонконгта яңа коронавирус аркасында барлыкка килгән пневмониягә 117 кеше тикшерелә. Тикшерүдән соң 21 кеше хастаханәләрдән җибәрелгән.

Кытайда пневмония белән авыру очраклары кискен арту турында хәбәрләр таралды. Декабрьдә Ухань шәһәрендә пневмония очраклары артты. Соңрак әлеге чирне моңа кадәр билгеле булмаган коронавирус китереп чыгаруы билгеле булды. Беренче авыручылар вирусны Ухань шәһәрендә диңгез ризыклары сата торган базарда йоктырган, дип хәбәр ителде.

Таиландта ике авыру, Көньяк Кореядә, Япониядә һәм АКШта берешәр авыру ачыкланган. Сингапурда авыруда шикләнелеп җиде кешене хастаханәгә салганнар.

Баштарак вирус кешедән кешегә йокмый дип әйткәннәр иде, әмма моны кире кактылар. Бу чир йогышлы авырулар төренә кертелде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары комитеты чәршәмбе көнне экстрен киңәшмә уздырачак. Алар Кытайда барлыкка килгән яңа төр короновирусның халыкара дәрәҗәдә куркыныч тудыру-тудырмавын бәяләчәк.

Роспотребнадзор Кытайга җыенган россиялеләргә Ухань шәһәренә бармаска киңәш итә. Шулай ук җәнлекләр һәм диңгез ризыклары сата торган базарларга, зоопаркларга һәм хайваннар белән була торган шоуларга бармау хәерле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында әлегә мондый киңәшләр бирмәде.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.ru/news/kadak/22-01-2020/d-nyada-mo-a-kad-r-bilgele-bulmagan-ya-a-virustan-l-chel-r-sany-arta-5717721

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев