Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белемсезлек курку тудыра

Кешедә иммунитет дефициты вирусы турында ышанулар һәм күзаллаулар ВИЧ-инфекцияле һәм сәламәт гражданнарга тискәре йогынты ясый ала. СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы эпидемиология бүлеге мөдире эксперты Алия Садриева белән ВИЧ турында иң популяр мифларны тикшердек.

“Мин зарарланмыйм”
Кызганычка каршы, күпләр ВИЧ-инфекция аларга кагылмас дип уйлый. Бу иң киң таралган һәм куркыныч ялгышлыкларның берсе, чөнки безнең көннәрдә ВИЧтан беркем дә иминиятләштерелмәгән. ВИЧ-инфекция халыкның барлык катламнарына да “үтеп керде”, ә вирус йоктыруның төп юлы – җенси мөнәсәбәтләр булып кала.
Үз сәламәтлегеңә җаваплы караш мөһим: җенси мөнәсәбәтләрнең барлык төрендә дә презерватив куллану, очраклы җенси мөнәсәбәтләр булдырмау, бер даими партнер булу һәм елына ким дигәндә бер тапкыр ВИЧ-инфекциягә тикшерү узу.
Инфекция ничек йога?
Ялгыш фикерләр йөри. Кайберәүләр фикеренчә, ул җәмәгать урыннарында, мәсәлән, бәдрәфкә кергәндә, гомуми савыт-саба кулланганда, черки һәм башка “кан эчүче” бөҗәкләр тешләгәндә, үбешкәндә, кул биреп күрешкәндә йога.
Алия Садриева сүзләренчә, ВИЧ авыруын йоктыру мондый юллар белән булса, барысы да авырып китәр иде. Шулай ук медицина учреждениеләрендә зарарланырга мөмкин дип уйлаган кешеләр бар. Белгеч игътибар иткәнчә, бүгенге көндә бу мөмкин түгел диярлек, чөнки барлык дәвалау-профилактика учреждениеләрендә тулысынча стериль инструментлар бар.
1990-2000 еллар ахырында тагын бер куркыныч миф йөргән: ВИЧ авырулы кешеләр махсус рәвештә башкаларны зарарлыйлар. Имеш, җәмәгать урыннарында, бәдрәфләрдә, кинозалларда һ.б. урыннарында шприцлар куялар. Әмма кемдер чыннан да шулай эшләргә карар итсә дә, мондый ысул белән зарарлану мөмкин түгел диярлек. Эш шунда ки, ВИЧ-инфекция тышкы мохиттә кан кипкәннән соң тотрыклы түгел, андагы вирус үлә, – дип аңлатты Алия Садриева.
ВИЧ-инфекциянең таралу юлларын тагын бер тапкыр искә төшерү мөһим:
•Барлык төр сакланылмаган(презервативсыз) җенси контактлар (вагиналь, аналь, ораль) булганда;
•Организмга зарарланган канкергәндә;
•ВИЧ-инфекцияле донордан кансалганда, тукымалар һәм органнар күчереп утыртканда;
•Стериль булмаган инструментлар белән медицина манипуляцияләре вакытында;
•Вена аша уртак шприцлар,энәләр, фильтрлар, эремәләр кулланганда;
•Косметик процедураларда (татуировкалар, пирсинг һ. б.) стериль булмаган инструментлар белән эш иткәндә;
•Зарарланган анадан балага(әгәр ул антиретровирус препаратларын кабул итмәсә).
ВИЧ-инфекция йоктыруның башка юллары юк.
ВИЧ хөкем түгел
Кайбер кешеләр әлегә кадәр ВИЧ аларга беркайчан да кагылмаячак дип уйлый. Ә инфекцияне инъекцион наркотиклар кулланучылар, секс-эшчеләр, гомосексуалистлар һ.б. гына йоктыра ала дип ышана. ВИЧтан беркем дә иминиятләштерелмәгән.
–Бүген ВИЧ-инфекция – хөкем карары түгел, ә хроник авыру. ВИЧ-инфекцияле авырулар табиб-инфекционистларда күзәтелә һәм антиретровирус терапиясе (АРВТ) кабул итә. Авыруга язылган препаратлар вирусның үрчүен туктата, аның кандагы һәм башка биологик сыеклыклардагы күләмен киметә. Башкача әйткәндә, АРВТ вирусны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә иммунитет кимеми, тормыш сыйфаты саклана һәм ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы кими. Авыру гадәти тормыш белән яши, үзенең барлык социаль, профессиональ, гаилә һәм башка рольләрен башкара (АРВТ кабул итү шарты белән), – дип игътибар итте Алия Садриева.
Белгеч ассызыклаганча: авыруны дәвалауга караганда кисәтү һәрвакыт җиңелрәк, шуңа күрә ВИЧ-инфекцияне тикшерүне онытмаска һәм профилактиканың иң гади ысулларын игътибарсыз калдырмаска киңәш итә.
Үзеңнең ВИЧ-статусыңны белергә, белгечләрнең консультацияләрен Әлмәт шәһәрендәге СПИД Үзәге филиалында Түбән Мактама, Промышленная урамы, 1а йорт адресы буенча алырга мөмкин.Телефон: 8(8553)36-20-18.
Таня Шамбер
Реклама 16+

ГАУЗ «РЦПБ СПИД и ИЗ МЗ РТ»

 

КАРШЫ КҮРСӘТМӘЛӘР БАР.

БЕЛГЕЧ КОНСУЛЬТАЦИЯСЕ МӨҺИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев