Баулыда салкын тиеп авыручылар саны арта
Көзге чорда көннәрнең салкын торуы, кагыйдә буларак, өлкәннәр һәм балалар арасында салкын тиеп авыручылар саны артуга йогынты ясый.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Баулы районында ОРВИ һәм пневмония арту күзәтелүен хәбәр итте. Хәзерге вакытта провизор госпиталендә 24 пациент бар, 62 авыру өйләрендә дәвалана.
Пневмония белән авыручылар саны кимесә дә (узган атнада – 19 очрак), респиратор авырулар белән бәйле хәл киеренке. Медиклар сезонлы гриппка каршы прививка ясату мөмкинлеген тагын бер кат искәртә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева сүзләренчә, инде 4700 баулылы прививка ясаткан, бу барлык планның 22 процентын тәшкил итә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев