Баулыда коронавирус инфекциясе йөздән артып киткән
Пандемия башланганнан бирле, Баулы районында яңа коронавирус инфекциясе белән 102 кеше авырган: күбесе быел ачыкланган.
Статистика мәгълүматына караганда, ковид йоктырган 102 баулылының 83е быел авырган. Пандемия башланганнан бирле, ковид 11 баулылының гомерен өзгән. “Баулы-информ”га бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте.
11 майга булган мәгълүматка караганда, хәзерге вакытта районда 27 кеше ковид белән авырый, алар белән элемтәдә булучылар – 10 кеше.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев