Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда Covid-19 белән авыручылар саны арта

Авыр хәлдәге пациентларны Бөгелмә госпиталенә җибәрәләр.

Баулы районында коронавирус инфекциясе белән авыручы кешеләр саны арта. Бер көндә 24-28 баулылыга шундый диагноз куела. Бу хакта атналык киңәшмәдә Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков хәбәр итте.

– Уртача авыр һәм авыр хәлдәге пациентларны бөгелмәгә җибәрәбез, – дип сөйләде Ринат Шәфиков. – Соңгы атнада безнең районнан Бөгелмә госпиталенә 8 кеше җибәрелде.

 Медик баулыларга битлек режимын сакларга һәм инфекциягә каршы вакцина ясатырга киңәш итә. Көз көне гриппка крашы прививка ясату да актуаль, аны район үзәк хастаханәсендә өлкәннәргә дә, балаларга да ясатырга мөмкин.

Бүгенге көндә гриппка каршы 5892 кеше прививка ясаткан. Медиклар аңлатуынча гриппка һәм коронавируска каршы вакциналарны бер көндә ясатырга ярый.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев