Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда авыручыларның саны күбәя

Баулының провизор госпитале тулган – пневмония белән авыручылар саны арта.

Баулы медиклары сүзләренә караганда, кискен респиратор вируслы инфекция, шулай ук пневмония белән авыручылар саны арткан. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Баулы раойнындагы территориаль бүлеге баш белгече Галина Алатырева сөйләгәнчә, сентябрьдә ОРВИ белән 191 кеше авырган, аларның 91 процты – 17 яшькә кадәрге балалар.

2020 елның гыйнварыннан сентябрь ахырына кадәр 438 пневмония очрагы теркәлгән, 10 кеше вафат булган. Соңгы атнада гына да пневмониянең 42 очрагы ачыкланган. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев билгеләп үткәнчә, провизор госпиталендә 30 койко-урында 35 пациент дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X