Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда Covid-19 авыруының 3 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия вакытында вирус Татарстанда 19 420 кешедә ачыкланган.

Узган тәүлектә республикада коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«10 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Инфекцияле 35 кешенең 24е - Казанда, дүртесе - Спас, тагын өчесе  Баулы, икесе Бөгелмә районнарында яши. Берәр очрак Яшел Үзән районында һәм Чаллыда теркәлгән.

Пандемия вакытында Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 19 420 тапкыр куелган. Республиканың 16 322 кешесе авырудан терелгән.

Тәүлек эчендә коронавирстан тагын 3 720 кеше прививка ясаткан. Вакцинацияне узган татарстанлыларның гомуми саны 133 484 кеше булган. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/31-03-2021/tatarstanda-covid-19-avyruyny-35-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5816373

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев