Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ашказанын саклагыз!

Сәламәт буласыгыз килсә, туклану буенча түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Азыкны тиешенчә чәйнәп ашагыз. Ризык авыз эчендә үк эшкәртелә башларга тиеш. Ашказанына зур кисәкләр төшү аңа көчәнешне арттыра, сару кайнауга китерә.
Колбаса, сосиска, эшкәртелгән ит — ашказанының төп дошманнары. Пешкән майсыз ит ашарга кирәк.
Тәүлегенә 500 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашагыз.
Аз-азлап, ешрак ашау файдалы. Табынга утырырга 20-30 минут кала 1 стакан җылы су эчәргә гадәтләнегез. Ул ашказаны сутының әчелеген нормага салырга, сару кайнауны кисәтергә булыша. Ашаганда һәм аннан соң ук эчмәскә кирәк. Кичке ашны йокларга ятар алдыннан 4 сәгать кала ашарга тырышыгыз.
Ашказаны авыртканга түзәргә ярамый. Сару кайнаудан дарулар авыруны җиңеләйтә, ә проблема шул килеш кала. Гастроэнтерологка күренергә һәм дәвалана башларга кирәк”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев