Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Арпа”ны ромашка бетерә

Салкыннар башлану белән сәламәтлек тә аксый башлый. Гадәттә күз тирәсенә “арпа” да җил, салкын тигәндә чыга.

Моның сәбәпләре берничә:
- иммунитет начараю, авитаминоз, өшү;
- күз һәм керфекләр гигиенасын үтәмәү;
- эчәклек, ашказаны, ашказаны асты бизе һәм эндокринология белән бәйле авырулар да күзгә “арпа” чыгуга китерергә мөмкин.
Халык медицинасында “арпа”ны бетерү өчен ромашка куллану очраклары бар.

Аның өчен: 1 аш кашыгы ромашканы 200 гр кайнар суда ярты сәгать төнәтергә, аннан сөзеп, мамыклы тампонны шул суда чылатырга һәм 15-20 минут күзгә куеп торырга кирәк. Процедураны һәр 3 сәгать саен кабатлагыз.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев