Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Андрей Кузьмин коронавирустан прививка ясатты

Журналист хезмәттәшләрен үзеннән үрнәк алырга өндәде.

«Татарстан 24» телеканалының генераль директоры Андрей Кузьмин яңа коронавируслы инфекциядән «Спутник V» препараты белән прививка ясатты.

Журналист КФУның Медсанчасте поликлиникасында прививка ясатты. Кузьмин сүзләренчә, вакцинация алдыннан ул дулкынланмаган диярлек, мисал өчен, ул ел саен грипптан прививка ясата.

Процедура кабинетына керер алдыннан Андрей Кузьмин терапевт янында мәҗбүри карау, сораштыру, анамнез узды, кан басымын, канда кислород күләмен һәм температурасын үлчәтте, шулай ук ул язма рәвештә ризалык бирде.

Баш табибның амбулатор-поликлиника эше буенча урынбасары Ләйлә Морадыймова «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләвенчә, прививка ясатырга 700дән артык кеше язылган, 80 кеше прививка ясаткан.

Терапевт хупланганнан соң Кузьмин процедура кабинетына узды. Шәфкать туташы прививка алдыннан вакцинациягә ризалык бармы-юкмы икәнен ачыклады, ампуланың яраклылык вакытын атады һәм җиңен сызгануын сорады. Поликлиникада коронавирустан ике шәфкать туташы прививка ясый, ә ике табиб эшли.

«Кызганыч, журналист һөнәрен еш искә алмыйлар, ә бит ул иң куркыныч һөнәрләрнең берсе. Чөнки алар һәрвакыт беренче планда. Компьютер янында офиста утырып кына яңалык эшләп булмый, бигрәк тә телевизион журналистларга. Шуңа күрә үзеңне куркыныч астына куймас өчен прививка ясатырга кирәк «, — диде Андрей Кузьмин.

Телеканалның генераль директоры журналистлар өчен үрнәк булырга теләвен аңлатты.

«Әгәр син прививка ясаткансың икән, авыру артык катлаулы булмаячак, ковид йоктырган кеше 2-3 ай авырып ятмаячак», — диде Андрей Кузьмин.

Журналист сүзләренчә, прививкадан соң бернинди үзгәреш тә тоймаган. 21 көннән соң «Спутник» препараты белән прививканың икенче фазасын ясатачак.

КФУ медсанчастеның баш табибы урынбасары сөйләгәнчә, поликлиникага 2-33-30-00 телефоны буенча шалтыратып коронавирустан прививкага язылырга мөмкин.

«Без пациентларны билгеле вакытка язабыз, аннары шул вакытта прививка ясатырга килергә уңайлымы дип шалтыратып сорыйбыз», — диде Ләйлә Морадыймова.


Фото һәм чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/27-01-2021/andrey-kuzmin-koronavirustan-privivka-yasatty-5802053

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев