Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

8 апрельгә Баулы районында коронавирус белән зарарлану очраклары

"Баулы-информ" редакциясе Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлегеннән җавап алды.

"Баулы-информ" редакциясенә безнең сорауга җавап итеп "Роспотребнадзор"ның Татарстан республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлегеннән вирус белән авыручылар саны буенча җавап алынды.

Хәбәр ителгәнчә,"2020 елның 8 апреленә Баулы районында коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авыручылар юк".

Баулы хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев бүген әлеге мәгълүматны раслады. Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә "Игелекле эшләр" республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Рамил Гатиятуллин Баулы үзәк район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм табиблары өчен 50 комплект махсус кием тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ