Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яңа ел утлары Баулыны беренче итәргә тиеш

Атналык аппарат киңәшмәсе бу юлы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында үтте. Киңәйтелгән составтагы утырышка бюджет оешмалары җитәкчеләре дә чакырылган иде. Яңа елны каршыларга да озак калмады. Шул сәбәпле, киңәшмәдә сүз, нигездә, шәһәрне һәм авылларны Яңа ел бизәкләре белән тулыландыру турында барды.

Киңәшмә, гадәттәгечә, район эчке эшләр бүлеге вәкиле Илнур Шәрәфиевнең узган атна оператив хәле турында хәбәре белән башланып китте. Атна дәвамында төрле вакыйгалар һәм җинаятьләр хакында 104 хәбәр алынган. Шуларның өчесе кылынган җинаятьләр турында. Аларның берсе ачылган, калганнары буенча оператив эзләү эшләре алып барыла. Җәмәгать тәртибен 16 кеше, юлда йөрү кагыйдәләрен 158 машина йөртүче һәм җәяүле бозган. Биш машина йөртүче руль артында исерек хәлдә булган өчен тоткарланган. Аларга карата админстратив эшләр ачылган. Район юлларында алты машина бәрелешү очрагы теркәлгән. Бәхеткә, бу очракларда тән җәрәхәтләре алулар юк. Илнур Шәрәфиев халык дружиначылары өчен транспорт бүлеп бирмәүче кайбер оешмаларның исемнәрен атады.
    Шәһәрнең берничә урынында белдерүләр өчен махсус стендлар урнаштырылуына да карамастан, кайбер реклама ясаучылар, кисәтүләрне санга сукмыйча, йортлар стеналарына, подъезд ишекләренә, баганаларга белдерүләр ябыштырып, аларның ямен бозуны дәвам итәләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров район эчке эшләр бүлеге вәкиленнән аларга карата чаралар күрүдә ярдәм итүне үтенде.
    “Водоканал” предприятиесе җитәкчесе Айнур Гыймаев законсыз юл белән су үзләштерүчеләрне күпфатирлы йортларда эзләүгә керешүләрен әйтте. Комиссия узган атнада Пионер урамы, 14 һәм Пушкин урамы 45а йортларында яшәүчеләрнең су хисаплау приборларын тикшергән. 196 фатирдан 87сенә керә алганнар. Хисап приборының поверка срогы чыгу турында биш акт төзелгән, бер акт приборның эшенә механик рәвештә кысылу фактын теркәгән (механическое повреждение).
    Район башлыгының беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин физик затларның салым түләве буенча район күрсәткечләре һаман да канәгатьләнерлек булмавын билгеләп үтте. Республика күрсәткече 50 проценттан өстә булса, безнең район 47 проценттан  югарырак күтәрелә алмый әле. Киңәшмәдә бюджет оешмалары җитәкчеләре дә катнашканлыктан, Ринат Хәмидуллин аларга мөрәҗәгать итеп, үз коллективларында салымнарны вакытында түләү мөһимлеге хакында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген әйтте.
    Авылларның,  шәһәр урамнарының һәм биналарның Яңа елга бизәлеше турында бүгеннән кайгырта башларга вакыт. Ринат Хәмидуллин җитәкчеләрне үз предприятиеләрен бу җәһәттән узган елгыдан да матуррак бизәүләрен үтенде.
    Киңәшмә башланыр алдыннан да, тәмамлангач та, анда катнашучы җитәкчеләр өчен 2020 елның беренче ярты еллыгына район газетасына язылу оештырылды. Кайбер җитәкчеләр үзләре генә язылып калмыйча, әти-әниләрен һәм башка туганнарын да “Хезмәткә дан”га яздырып, аларга Яңа ел бүләге ясадылар.
    
    Сәгыйть ӘХМӘТҖАНОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев