Төп тема рубрикасы буенча яңалыклар
-
Баулы юбилярын 95 яше белән тәбрик иттеләр
3 октябрь көнне Баулыда гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Кадыйр Гафуров үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Матур гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары кочагында каршы алды. Әлеге олы юбилее белән Кадыйр аганы район җитәкчелеге дә тәбрик итте.
-
Баулы балалары башкала телевидениесендә чыгыш ясаган
Педагог һәм остаз елы уңаеннан, районыбыз укытучылары һәм тәрбиячеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге язма герое – Баулыдагы “Кыңгырау” балалар бакчасының татар телен өйрәтү тәрбиячесе Ирина Апсаматова. Күптән түгел ул сабыйлар белән Казанда “Тукай оныклары” бәйгесендә катнашып кайткан.
-
Баулы мөхтәсибәте өлкәннәргә бүләк ясады
Өлкәннәр көне уңаеннан Баулы мөхтәсибәте азык-төлек салынган хәер ашлары таратты. Аны махсус рәвештә үзәк мәчеттә әзерләделәр.
-
Баулы өлкәннәре заман белән бергә атлый
Баулы өлкәннәре, яшьләрдән бер дә калышмыйча, спорт белән шөгыльләнә, актив тормыш позициясе белән яши. Илле елга якын сәламәтлек саклау тармагында эшләгән шәһәрдәшебез, Татарстанның атказанган табибы Гасимә Сәетова — шундый актив ветераннарның берсе.
-
Сабыйлар күңеленә ачкыч тапкан
Тәрбиячеләр көне уңаеннан, Кызылъяр авылының “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Баһаутдинова белән әңгәмә кордык. Ул, тәрбияче булып эшләүче әнисенең юлын дәвам итеп, язмышын сабыйлар белән бәйләгән һәм моңа бер дә үкенми.
-
Баулылар Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә
Бүген Мәүлид кичәсе. Шул уңайдан район мәчетләрендә чаралар үткәрелә. Шалты авылында да Мәүлид бәйрәме уздырганнар.
-
Баулылы бер гасырлык юбилеен каршы алды
Бүген Баулы шәһәрендә яшәүче Әнвәрия Рәйханова 100 яшен балалары кочагында бәйрәм итә.
-
Булылы Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алган
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина, Бөгелмә шәһәрендә “Милли моң” IX Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып, уңышка ирешкән.
-
Баулыда “Ак калфаклар” киңәште
Баулы шәһәре мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Баулы бүлекчәсе вәкилләре очрашты. Алар 2023 елда башкарылган эшләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар, киләчәккә планнар билгеләделәр.
-
Баулы чишмәләре тарихы
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Баулы бүлекчәсенең “Башы – тауда, аягы – диңгездә” проекты кысаларында, Хәнсевәр авылы чишмәләре тарихына багышланган язма тәкъдим итәбез.
-
Исергәптә авыл бәйрәме
Бүген бай тарихы булган Исергәптә авыл бәйрәменә җыелдылар.
-
Баулы гимназиясе укучыларны яңарып каршы алды
Бүген Баулы районында 340 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Шуларның тугызы 4нче санлы гимназиядә укыячак. Капиталь төзекләндерүдән соң яңа сулыш алган белем учагында безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.
-
Баулылар Россия флагы көнен билгеләп үтте
Август аеның 22се көне – илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Герб, гимн, флаг – дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булуы хакында Исергәптә яшәүче балаларга һәм яшүсмерләргә сөйләделәр.
-
Баулы районында мәктәп ашханәсен танырлык түгел
Быелгы җәйдә Кызылъяр мәктәбе ашханәсендә төзекләндерү эшләре барды. Яңа уку елына ул танымаслык булып үзгәрде.
-
Баулы районында Авыл көне гөрләде
Кызылъяр авылында Авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм концерт номерлары, бүләкләүләр һәм уеннар белән үрелеп барды.