Баулыда “Ак калфаклар” киңәште
Баулы шәһәре мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Баулы бүлекчәсе вәкилләре очрашты. Алар 2023 елда башкарылган эшләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар, киләчәккә планнар билгеләделәр.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җирле бүлекчәсе вәкилләре милләтебезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап калуга зур өлеш кертәләр. Алар һәрчак бөтен планлаштырылган эшләрен, бар мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшеп, бердәм булып башкаралар, утырышлар үткәрәләр. Бүген Баулы мәдәният йортында узган очрашуның да максаты – күрешеп, фикерләшеп, тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә планнарны барлау иде.
Быел оешма “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дип исемләнгән проект тормышка ашыра башлады: районыбыз сулыклары (чишмәләр, коелар, елгалар) шәҗәрәсен төзи башладылар. Утырышта бу проект турында да фикер алыштылар.
– Безнең проектның максаты – чишмәләрнең картасын төзер өчен, аларның юлын белү: чишмә кая агып төшә, кайсы елгага, инешкә һәм ул, бара торгач, кая коя. Киләчәктә Бөтендөнья татар конгрессы чишмәләр турында китап чыгарачак. Аңа безнең район чишмәләре шәҗәрәләре дә кертеләчәк, – дип сөйләде “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина”.
Хәзерге вакытта Хәнсевәр, Шалты Мортаза, Яңа Чүте, Исергәп авыллары чишмәләре турында мәгълүмат тупланган. Бу уңайдан Римма Яруллина балалар бакчаларына мөрәҗәгать иткән булган. Бу көнүзәк мәсьәләне, иң беренче булып, “Кыңгырау” балалар бакчасы күтәреп алган. Игелекле эшкә кушылып, татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Ирина Апсаматова сабыйларны Баулы шәһәренең “Такыя” чишмәсенә экскурсиягә алып барган, аларга чишмә турында тәфсилләп сөйләгән һәм, бу чишмә турында язып, “Ак калфак” оешмасына мәгълүмат биргән. Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре “Такыя” чишмәсе тирәсен җыештыру өмәсе үткәрергә җыена.
Бу проектны “Хезмәткә дан” газетасы да яктырта: газета укучыларны районыбыз чишмәләре тарихы белән таныштырып бара.
Очрашуда район мәгариф бүлеге методисты Ольга Сәхипгәрәева да катнашты.
“Минемчә, чишмәләр тарихын мәктәпләр белән бергәләп өйрәнергә кирәк. Чөнки укучылар туган як тарихын өйрәнүгә багышланган проект эшләрен башкаралар. Ә “Ак калфак” оешмасы бу теманы тирәнрәк ачуны – чишмәләрнең картасын ясауны – планлаштыра”, – дип сөйләде ул.
“Чишмәләр тарихын өйрәнү – зур эш. Тик бу мәгълүмат интернет киңлегендә югалмасын өчен, аны саклау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова. – Безнең китапханә сайтында “Чишмәләр” дигән бүлек бар. Бәлки чишмәләр турындагы бөтен мәгълүматны, эзләп табарга җайлы булсын өчен, шунда берләштерергә кирәктер”.
“Ак калфак”ның төп максаты – булган мәгълүматны җыю гына түгел, ә балаларга җиткерү дә. Укучыларны чишмәләр турында тупланган шулкадәрле бай материал белән таныштыру юллары турында да фикер алыштылар.
“Чишмәләр картасын мөмкин кадәр заманча итеп эшләргә кирәктер. Мәсәлән, электрон вариантта, интерактив карта итеп ясарга була. Картадагы чишмә атамасына басасың һәм аның турында мәгълүмат ачыла”, – дип, фикерен белдерде Фәридә Зыярова.
Утырышта оешманың киләчәктәге эшчәнлеге, планнары турында да сүз барды. Район күләмендә ике зур чара оештыру күздә тотыла: “Бишек җыры” һәм балалар арасында “Татар җыры” чаралары. Оешма әгъзалары аларны үткәрү турында фикер алыштылар.
Очрашуда “Ак калфак” оешмасының проблемаларын да уртага салып сөйләштеләр. Хәзерге вакытта көн үзәгендә торучы мәсьәлә – кайбер авылларда оешма бүлекчәләре белән җитәкчелек итәргә кеше таба алмау. Мәсәлән, зур авыл булган Кызылъярда бу мәсьәлә кискен тора. Оешма бүлекчәләре белән төрле инстанцияләргә сүзе үтәрлек җитәкче кеше җитәкчелек итсә, яхшырак булачагы ассызыкланды.
Утырыш күңелле мизгелләр белән дәвам итте. Балаларга милли тәрбия бирүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда һәм яшь буынга җиткерүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Ләйлә Гафиятуллинага, Ирина Апсаматовага, Илзия Латыйповага, Йолдыз Шакировага Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев