Баулы районында Авыл көне гөрләде
Кызылъяр авылында Авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм концерт номерлары, бүләкләүләр һәм уеннар белән үрелеп барды.
Кызылъяр мәдәният йорты җитәкчесе Ленир Дәүләтшин әйтүенчә, Кызылъярда Авыл көнен 2018 елдан бирле бәйрәм итәләр.
"Шәһәрлеләр Шәһәр көнен билгеләп үтә. Авыл җирендә дә яңа уку елы алдыннан имтихан, отчёт концерты кебек бер бәйрәм булырга тиеш, — ди ул. — Икенчедән, бу чара җәйне озату бәйрәме дә".
Авыл халкы инде бу бәйрәмне ел да җәй ахырында көтеп ала. Быел да олысы-кечесе, бердәм булып, мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелды.
Авыл көнендә иң элек сүз имам-хатыйп Фәнис хәзрәт Хәлфетдиновка бирелде.
"Бүгенге көндә авылыбызда күпме яхшы эшләр эшләнә. Әле күптән түгел генә юллар асфальтланды. Фәкать бер-беребезне хөрмәт иткән чакта гына авылыбызны хәерле дәрәҗәдә тота алырбыз", — диде ул үз чыгышында.
Авыл көненә килүчеләрне Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина тәбрикләде һәм авылның озак еллар хезмәт куйган кешеләренә һәм туй юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләргә бүләкләр тапшырды.
"Авылы булгач, Авыл көне дә булырга тиеш инде аның. Мондый бәйрәмнәр бик кирәк дип саныйм. Алар авыл халкын берләштерә", — ди Гүзәл Дәүләтшина.
Сүз уңаеннан, Гүзәл һәм Руслан Дәүләтшинннар да бу көнне сәхнәгә күтәрелделәр. Алар - 30 елдан артык бергә гомер итүче күркәм пар, менә дигән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
Авыл көне җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Концертта авылның үзешчән сәнгать осталары, мәдәният йортында Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә эшләүче "Асылташ" бию төркеме чыгыш ясады. Кызылъярлар атаклы артистлардан бер дә ким түгел: барысы да осталар, талантлылар. Ә бәйрәмнең махсус кунаклары — Баулыдан Йолдыз Шакирова һәм Ленар Солтанов чыгышлары ямь өстенә ямь булды.
"Бүгенге бәйрәм бик ошады, бик күңелле, рәхәтләнеп күңел ачтык. Оештыручыларга зур рәхмәт", — дип, тәэсирләре белән уртаклашты Алина Идрисова.
Авыл көне дискотека белән тәмамланды. Кызылъярда узган чара чын мәгънәсендә дус-тату гаилә бәйрәме кебек булды. Биредә сәүдә нокталары да эшләде.
Фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев