Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Россия флагы көнен билгеләп үтте

Август аеның 22се көне – илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Герб, гимн, флаг – дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булуы хакында Исергәптә яшәүче балаларга һәм яшүсмерләргә сөйләделәр.

Дәүләт гербы, флагы һәм гимны дәүләтнең рухи куәтен чагылдыруы хакында балаларга сөйләү, аларда патриотик рухны арттыра, гражданлык үзаңың үстерергә ярдәм итә. “Флагыбыз – безнең горурлык” дип исемләнгән мәгълүмат чарасын, гадәттәгечә, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе бергә оештырды. Мәгълүмат чарасы вакытында дәүләт флагы килеп чыгу тарихы турында да сөйләделәр. Малайлар һәм кызлар викторина сорауларына да теләп җавап бирделәр.

– Мин барлык чараларда да катнашырга тырышам, – ди бишенче сыйныф укучысы Риана Миннеәхмәтова. – Бүгенге чара да кызыклы һәм файдалы булды. Без тарих дәресләрендә алган белемнәрне кулландык. Илебез флагын һәм гербын без танырга тиеш, гимнны яттан белергә тиешбез.

Чара барышында авыл китапханәче Миләүшә Йосыпова әлеге чарага кагылышлы яңа китаплар белән дә малайлар һәм кызларны таныштырып үтте.

Фото: Рәзифә Хакимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев