Баулы районында мәктәп ашханәсен танырлык түгел
Быелгы җәйдә Кызылъяр мәктәбе ашханәсендә төзекләндерү эшләре барды. Яңа уку елына ул танымаслык булып үзгәрде.
Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева сүзләренә караганда, Кызылъяр мәктәбендә төзекләндерү эшләре “Татарстан республикасы гомуми белем бирү оешмалары азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау, җиһазлар белән тәэмин итү” республика программасы буенча башкарылган.
“Ашханәнең эчке ягы тулысынча реконструкцияләнде. Стеналарны, җимереп, өр-яңадан ясадылар. Эшләрне “Ак-Строй” җәмгыяте башкарды”, – дип сөйләде Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Аминова.
Реконструкция нәтиҗәсендә, укучылар ашый торган зона киңәйгән. Биредә идән һәм түшәмнәрне, инженерлык конструкцияләрен алыштырганнар, стеналарны эчләгәннәр. Пешекче һәм аның ярдәмчесе эшли торган зоналарны цехларга (яшелчә, камыр, ит-балык, кайнар, салкын) бүлгәннәр. Һәрберсенә яңа җиһазлар һәм савыт-саба кайткан: шкафлар, бертуктаусыз эшләп торучы су җылыткыч, югычлар, иттарткыч, бәрәңге чистарту җайланмасы, плитәләр, бәрәңге турау һәм изү җайланмасы, суыткычлар, тәлинкәләр, стаканнар һәм башкалар – санап бетерерлек түгел. Биредә ашханәдә эшләүчеләр өчен өчен душ һәм туалет бүлмәсе дә каралган. Ашый торган зонада һава чистарту өчен бактерицидлы лампа да бар.
“Элек безнең ашханәдә агач идән иде, ел саен буйый идек, стеналарны да шулай ук. Хәзер идәнгә кафель җәйделәр, стеналар да бик матур. Көнкүреш җиһазлары барысы да яңа. Күптән көтелгән ремонт иде бу, без бик шат”, – ди пешекче Физания Баһаутдинова.
“Хәзер ашханәгә килеп керүләре күңелле: матурланды, ике якта да тәрәзә булгач, яктырып китте, балалар ашый торган өлеше иркенәйде. Яңа өстәлләр, эскәмияләр куелды, хәзер балалар иркенләп утырачак”, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты биология һәм химия укытучысы Лилия Инсапова. Аның улы Данияр да мәктәптә укый.
Мәктәп ашханәсе барлык заманча стандартларга туры килә. Аңа килеп керүгә үк, бирегә генә хас булган үзенчәлекле стиль күзгә ташлана. Ул капиталь ремонт вакытында сайланган төсләрдә, җиһазларда чагыла. Яңа уку елында мәктәпкә килгән укучылар, биредәге үзгәрешләрне күреп, һичшиксез, таң калачак.
ФОТО: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев