Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Салих авылы тамашачысы зур концерт карады

Бүген Салих авыл клубында Әниләр көне һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы башлану уңаеннан зур концерт оештырылды.

 Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары ике сәгать дәвамында җыр-моң, нәфис сүз һәм дәртле биюләр бүләк иттеләр.

Салих авыл клубының кечкенә генә тамаша залына концертлар бик еш килми. Шунлыктан, авыл кешеләре мондый чараларны, бәйрәм көннәрен зарыгып көтә.

– Концерт булачагын белгәч, авылдашлар бик сөенде. Көтеп алдык артистларны, – дип сөйләде клубта озак еллар аккомпаниатор булып эшләүче Тәслия Галеева. – Ике сәгатьлек концертны бер сулышта карадык.

Тәслия Галеева үзе дә артистларга кушылып, Мәхмүт Хөсәеновның “Әнием миләше” сүзләренә якташыбыз Ганс Сәйфуллин көй язган җырын башкарган. Аны да тамашачы җылы кабул иткән.

– Шәп концерт булды, – дип үз хисләре белән уртаклашты Салих авылында туып-үскән Айрат Рәхмәтуллин. Аның да физик мөмкинлекләре чикле, икенче төркем инвалид. – Кичә генә хастаханәдән чыктым. Концертка килә алмам дип бик борчылган идем. Кайтып өлгердем. Рәхәтләнеп карадым, ял иттем. Авылыбыз кечкенә булса да, концертлар ешрак килсен иде. 

Концертны оештыручы Йолдыз Шакирова сүзләренчә, бу юлы алар өлкәнрәк буын артистлар белән килгәннәр. Алар арасында район халкы үз иткән, яратып тыңлаган “Асылъяр» ансамбле, Саҗидә Әхмәтҗанова, баянчы һәм җырчы Зәйтүн Муллаянов, Ленар Солтанов, Сәгыйть Әхмәтҗанов һәм башкалар булган.

Фото: Йолдыз Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев