Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кеше күркәм эшләр белән матур

Һәр авылның йөзек кашына тиң, уңган-булган, халык өчен зур хезмәтләр башкарган кешеләре була. Шундыйларның берсе Кызылъяр авылында яшәүче Сиринә Вәлиева.

Сиринә Вәлиева ярты гасырга якын гомерен мәдәният өлкәсендә эшләп үткәргән. Авыл клубында директор булып эшләгән дәвердә халыкны рухи яшәтүдә, сәнгатьне үстерүдә, тарихны, мәдәни мирасны саклап калуда күп көч куйган кеше.

Сиринә Вәлиева кечкенәдән үк сәхнәгә тартылган. Туган авылы Кызылъяр урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике дә уйламыйча, Лениногорск шәһәренә педучилищега музыка белгечлеге буенча  укырга китә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, соңгы курсны тәмамлый алмый, бер елга академик ял алып туган авылы Кызылъярга кайта. Ул вакытта район мәдәният бүлеген Илдус Камалетдинов җитәкли торган була. Ул студент кыз турында ишетеп, үзенә чакырып ала да, аны Кәрәкәшленең Урал поселогына клуб директоры итеп билгели. Сиринә анда бер ел эшләгәч, үзенең туган авылын сагынып кайта һәм мәктәптә эшкә килә. Анда музыка дәресләре алып бара, пионервожатый булып эшли. Оештыру сәләте көчле, үзе гармун-баяннарда, мандолинада уйнаган, орчык кебек бии белгән кызны 1971 нче елда кире клубка чакырып алалар. Бу елларда Кызылъяр авыл клубында Зәкинур Шәймәрданов җитәкчелек итә.

Кызылъяр мәдәният йорты Сиринә Вәлиева җитәкчелек иткән елларда районда гына түгел, республика күләменә дә үзенең көчле биючеләре, ансамбльләре белән дан казана. Бу елларны ветеран сагынып та, яратып та искә ала.

Сиринә апа үзе эшләгән елларда районнар, авыллар арасында ярыш – эстафеталар тапшыру, тәҗрибә уртаклашулар, күңелле очрашулар хакында да сөйләде. Ул гына да түгел, федераль Сабан туйларында да Баулы данын күп тапкырлар якларга туры килгән алар коллективына. Сиринә Вәлиева сүзләренчә, алар Курганда, Чиләбедә, Себер якларында һәм Оренбург өлкәсендә булып узган Сабан туйларында татар халкының гореф-гадәтләрен, милләтебезнең асылын, телебезнең күркәмлеген, мәдәниятебезнең байлыгын сәхнәдә күрсәткәннәр.

Сиринә Габделхак кызының 35 ел буе мәдәният өлкәсендә тырышып эшләве юкка булмый. Аңа озак еллар фидакарь хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнар бирелә. Ул хезмәт ветераны исеменә дә лаек булган.

Моннан ярты гасыр элек башланган эшләрнең дәвамчылары – яшьләр. Бүгенге көндә дә Кызылъяр мәдәният йорты эшләгән эшләре белән халык күңелендә, бигрәк тә бию төркемнәре сынатмый. Алар әледән-әле төрле бәйгеләрдә җиңү яулап, авылдашларын сөендерәләр.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Тулырак мәгълүматларны "Хезмэткэ дан" газетасының 51нче (15 июль) санында укырга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев