Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулының мәдәни мохите нәни дусларын җыйды

"Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты кысаларында көндезге сәгатьләрдә үзәк мәйданда балалар өчен ял итү чаралары оештыру дәвам итә. Бу атнада да нәниләр өчен төрле уен, күңел ачу, файдалы- мәгълүмати мәйданчыклар эшләде.

Чәршәмбе көнне үзәк мәйданда иртәдән кичкә кадәр төрле чаралар тынып тормый. Бирегә килгән балалар да, өлкән яшьтәге баулылар да, шәһәр кунаклары да күңелләренә хуш килгән ял итү чарасын таба ала. Балалар китапханәсе нәниләр белән китап-журналлар иленә сәяхәт ясады. Төрле викториналар, уеннар аша балаларны китап укырга, китапханәләргә килергә чакырдылар.

Үзәк сәхнә тирәсендә бүгенге көн балаларының иң яратып караган мультфильмнары геройлары Фиксиклар үзләре уеннар оештырырга килгән иде. Мондый уен балалар күңеленә бик хуш килде.

Өченче мәйданчыкта музей хезмәткәрләре борынгы көнкүреш әйберләреннән күргәзмә оештырганнар. Балалар әйберләрне карап кына түгел, ә кызыклы, файдалы тарихи мәгълүматлы да булдылар. Бигрәк тә борынгы мич алдында ашарга пешерү, борынгы чуен һәм аны тоту җайланмасы – ухват балаларда кызыксыну уятты. Алар хәтта үзләре дә мичтән кайнар “чуенны” алып карадылар.

Туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Гөлфия Нуриәхмәтова сүзләренчә, балаларга күргәзмәне карау, борынгы әйберләрне тотып, бүгенгесе белән чагыштырып карау - зур кызыксыну уята.

– Бүген без балалар өчен бик файдалы, кирәкле чара оештырдык дип уйлыйм, – диде ул. – Балалар борынгы сандык, чабата, үтүк һәм мич алдында ризык пешерү өчен булган көнкүреш әйберләре белән таныштылар.

Иртәнге сәгатьләрдән башланып киткән мәдәни мохит программасы бүген дә кичке зур концерт белән тоташып дәвам итәчәк.

 

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ