Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулылар Әлмәт язучылары белән очрашты

Бүген Баулының үзәк китапханәсендә баулылар Татарстанның язучылар союзы әгъзалары – Минзифа Әхмәтшина һәм Рәфкать Шаһиев белән очраштылар. Чара бик матур эчтәлектә, ТАССР оешуга 100 ел кысаларында, җанлы аралашу белән җылы мохиттә үтте.

Әдәби чара башланыр алдыннан без килгән язучы кунаклар белән аралашырга да өлгердек. Әлбәттә, әдәбият, сәнгать һәм татар теленә кагылышлы сорауларга җавапны берничә минут аралашуда гына кәнәгатьләндереп булмый. Шулай да алар белән аралашу рәхәт тә, кызык та, файдалы да булды.

– Баулыга иҗат кешеләре белән очрашып, сөйләшеп утырырга, аралашырга дип килдек, – ди Рәфкать Шаһиев. – Нинди генә алга киткән заманда яшәсәк тә, китап – ул китап булып кала, аның көче зуррак. Бүгенге көн язучыларының күбесе, үзләренә язар өчен тема таба алмыйбыз, диләр. Алай түгел, хәзер киресенчә, язар өчен тема да, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Ә яңа гына кәлам тибрәтә башлаган яшь язучыларга уңышлар гына телисем килә.

Рәфкать Шаһиев белән аралашкан арада да бик күп темаларга кагылып киттек, шулай да иң кызыгы телгә кагылышлысы булды. Аның фикеренчә, татар милләте югалмый ул, яшәр өчен, чәчәк атар өчен икенче юллары бар икән. Бу хакта соңрак...

Яшьтән үк әдәбиятка, шигърияткә гашыйк, үзе дә бик күп шигырьләр авторы Минзифа Әхмәтшина да үз иҗаты белән таныштырып үтте. Ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә шигырьләр яза. Үзеннән үзе җырлап торган иҗат җимешләре бүгенге көндә эстрада сәхнәсеннән җыр булып яңгырый. Очрашуда ул үзе дә бик матур җырлар башкарды.

Әдәби чараны китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Зилә Гарифуллина алып барды, мәдәният йорты артистларының чыгышлары очрашуны тагын да күңеллерәк итте.

Очрашу хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесендә карый алачаксыз.

 

 

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ