Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда Фәнис Яруллинның китабы тәкъдир ителде

Инглиз теле укытучысы Галина Миңнуллина Фәнис Яруллинның “Яз кайда кышлый?” әкиятен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән. Әкият өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә китап итеп бастырып чыгарылган.

Галина Васильевна Баулы үзәк балалар китапханәсендә әлеге китапны һәм аңа кушымта рәвешендәге эш дәфтәрен кечкенә тамашачылар – 6нчы мәктәпнең икенче сыйныф укучылары хөкеменә тәкъдим итте. Эш дәфтәре әле нәшриятка әзерләнә генә. Галина Миңнуллина сүзләренә караганда, дәфтәрне булдыруда аңа җиде, ун, унике яшьлек оныклары ярдәм иткән. Әлеге эчтәлекле дәфтәрдә хәтта өлкән кешене дә кызыксындырырлык биремнәр күп.

–       Дәресләрдә укучыларга инглиз телендә кайсы да булса язучының биографиясе, аның әсәрләре турында сөйләгез дигән биремнәр бирә идем. Укучыларны, безнең якташыбыз икәнен белсеннәр өчен, танылган шагыйрь һәм язучы Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырасым килде, – ди Галина Миңнуллина.

Галина Васильевна “Яз кайда кышлый?” китабын Алабуга, Мәскәү шәһәрләрендә, Грециядә дә тәкъдир иткән.

–       Чит илдә әлеге китап белән таныштырганда, кешеләр бик кызыксынып тыңлый, аларга ошый, – ди ул. – Әлеге китап безнең республикада яшәүчеләр өчен генә түгел, берничә тел өйрәнергә теләүче чит ил кешеләре өчен дә уңайлы. Мин аларга татар милли киемнәрен, безнең түбәтәйләрне, калфакларны һәм башкаларны күрсәткәндә, бик кызыксынып карадылар.

Очрашу бик җылы, дустанә мохиттә узды. Балалар яз турындагы әкиятне игътибар белән тыңладылар, уеннар уйнадылар. Чара ахырында Галина Миңнуллина китапханәгә килгән һәр балага үзенең китабын бүләк итте, сабыйлар бик сөенделәр.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев