Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы хатын-кызлары калфак тегә

Шалты авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы "Калфаклар тегик, калфаклар чигик" дип исемләнгән чара үткәрде.

Анда, өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, укучы кызлар да катнашты. Кичәдә, кечкенә калфаклар тегәргә өйрәнү буенча мастер- класс күрсәтелде. Чәй табыны артында "тәмле" аралашу, татар калфакларынын тарихы  белән танышу, алар турында шигырьләр, җырлар тыңлау чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде.

 “Ак калфак” оешмасы барлыкка килүгә без бик сөенәбез, – ди Наҗия Гыйльфанова. – Әлеге оешма күпләребез тормышына яңалык, шөгыль, аралашу һәм ямь алып килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев