Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фирдүс Тямаев Уразова белән Юлъякшин арасында низаг уңаеннан мөрәҗәгать яздырган

"Минем җырларымны бүгенге көндә кем генә җырламый", - ди Фирдүс Тямаев Инстаграмга элгән мөрәҗәгатендә.

Гүзәл Уразова белән Радик Юлъякшин арасында «Красивая, хороший» җырына бәйле низаг чыгуы турында язган идек http://bavly-tat.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/gzl-urazova-radik-yulyakshinga-kabkhtlek-bu

 «Күптән түгел генә коллегаларыбыз арасында тавыш килеп чыкты. Матур түгел, пычрак сүзләр яктылар», — дип башлый сүзен Фирдүс.

«Мин Радикны хөрмәт итәм. Үзенең стилен табып, бүгенге көндә яшьләр белән эш итә. Стадионнар җыя. Без шатланып кына торабыз. Гүзәл Уразованы мин 2008 елдан бирле беләм. Мин Гүзәлдә алып баручы булып эшләдем. Татарстанның атказанган артисткасы, өч бала әнисе. Бер-беребезгә шундый пычрак сүзләр ягып, тамашачы алдында үзегезне пычратып яткач, бу бер дә матур әйбер түгел. Тиз арада уртак тел табарсыз дип уйлыйм. Минем җырларымныбүгенге көндә кем генә җырламый. Өч ел элеккеге җыр өчен бүгенге көндә кабынып, шундый сүзләр әйтү матур түгел.

Комментарийларны карап барабыз. Җырчының җырын ошатмасаң, нигә аның шәхси тормышына кагылып, аны үртәп, начар сүзләр язарга? Без, татар милләте, бер-беребезне пычратып ятабыз икән, бездән башка милләт көләчәк кенә. Милләтне, республиканы нигә бутарга? Дус яшәдек, шулай дус яшик. Минем йөрәгем әрни. Артист белән артистны чагыштыру кирәк түгел. Һәр артистның үз тамашачысы. Без, артистлар, дус яшәрбез дип өметләнәм», - ди җырчы видеомөрәҗәгатендә.

Инстачылар Фирдүс Тямаев сүзләрен хуплап язганнар.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/fird-s-tyamaev-urazova-bel-n-yulyakshin-arasynda-nizag-u-aennan-m-r-gat-yazdyrgan-video/ һәм https://www.instagram.com/firdustamaev_official/

Фото https://www.instagram.com/firdustamaev_official/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев