Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гүзәл Уразова Радик Юльякшинга: «Кабәхәтлек бу!»

Татар шоу-бизнесы казанында котычкыч хәлләр кайный. Радик Юльякшин (Elvin Grey лейблы астында чыгыш ясый) Гүзәл Уразованы җинаять эшендә гаепли. Үзенең Инстаграмдагы @elvin_grey_music битендә ул: «Не пропущу подлость от когда то близких мне людей, а так же озвучу.

Пока весь лейбл занимался нелегким трудом, воспользовавшись моментом, каким то странным образом через местное отделение РАО Гузель Хакимова (Уразова) в тандеме с переводчиком стихов Сафиной присвоили права на песню "Красивая, хороший" Которую мы сотворили с Бабеком Мамедрзаевым для вас ребята. Гузель, как уважаемого мной исполнителя мы пригласили спеть дуэтный вариант трека. Сафина же перевела эту песню на татарский, и продала лейблу исключительные права.

Хочу заметить, что данные действия можно рассматривать как признаки преступления , и квалифицируются они главой 21 УК РФ. Преступления против собственности ст. 159 - мошенничество ,то есть хищение чужого имущества, или приобретение права на чужое имущество путем обмана или злоупотребления доверием. (В данном случае нашим доверием, и доверием РАО Татарстана). Надеюсь, что РАО примет справедливое решение в самом ближайшем будущем.

На моей Родине тоже замечены негативные моменты, опять же связанные со скандально известным автором Гульнарой Рашитовой и местным РАО. Данный автор подписала договор , по которому передала свои произведения лейблу за материальную плату, и тут же злоупотребив доверием некоторых сотрудников авторского общества ,введя их в заблуждение ,подала иск о фальсификации договора, так как она, якобы, его не подписывала, а подписал его оказывается я, тем самым фальсифицировав документ))), ( на самом же деле намеренно исказила собственную подпись). Независимая судебная экспертиза признала договор подлинным, подписанным собственноручно Рашитовой.

 

Что там будет дальше я вам сообщу позже. Но чувствую, что там тоже уголовная статья. К сожалению реальность такова, что вокруг много не добросовестных личностей и приходится защищаться и отстаивать свою правоту в судебных инстанциях. Больно это и грустно…. Хочу сказать подведя итог этому... Коллегиии, вы что творите то? Слухи о моей ...... явно преувеличены . Я жив, здоров чего и вам желаю . Я то перешагну через это, и пойду дальше. А вам с этим жить всю жизнь. #ГузельУразова #ЭльвираСафина #ГульнараРашитова #ЭлвинГрей #РадикЮльякшин #ElvinGrey #РАО #КрасиваяИхороший #БабекМамедрзаев» (Текст үзгәртелмәгән).

Гүзәл Уразова шуңа каршы Инстаграм челтәрендә берничә видеосын куя. Бик борчулы кыяфәттә ул язылучыларына мөрәҗәгать итә: «Сәлам, дуслар. Барчагызга хәерле кичләр! Үземә килә алмыйча, мин үзем дөресен сөйләргә булдым сезгә. Без монда концерт биреп ятканда, дөнья әйләнгән икән, дуслар. Радик Юльякшин миңа ниндидер «обвинения»ләр язып, мине «преступник» дип чыгарган, имеш. Нинди кабәхәтлек бу, каян чыккан әйбер бу? Күпме кеше алдап яшәргә була? Мин моңарчы бер сүз әйтмәдем, бер вакытта да бер сүз әйтмәдем. Чөнки мин Радикны һәм аның продюссерын яхшы кешеләр дип, аларны безнең дуслар дип санап... Әмма, дуслар, сез дөресен белергә тиешсез... Радик Юльякшинны беркем белмәгән чакта төркемебезгә чакырып, open air дигән сүз чыгарып, үзебезнең группада җырлатып, без бергә концертлар бирдек. Бик яхшы булды барысы да. Әле ул вакытта «Красивая, хорошая» дигән җырның әсәре дә юк иде, беләсезме? Шуннан соң ярты ел узганнан соң мин аңа аранжировкага дип «Мәхәббәт ул шундый» дигән җырымны бирдем. Радик Юльякшинда берничә ай ятканнан соң бу җыр, ул миңа үзе шалтыратып әйтте: «Гүзәл, әйдә, без бәлки синең белән дуэт җырларбыз», – дип әйтте... Ул миңа: «Минем аранжировка бар, әмма җыры юк аның. Җырын язасы бар», – дип әйтте. Студия килдем һәм биш сәгать буе яздым бу җырны. Әлбәттә, сез әйтерсез Илдар Хакимов... Ул һәрвакыт янымда, аның продюссеры бар иде – Слюсаренко, үзе һәм берничә егет бар иде. Без биш сәгать төнлә шул җырны яздык, ул вакытта алар әле Танковый кольцо янында яшиләр иде... Аның припевы бар иде. Мин аны белмәдем... Ул миңа аранжировкасын тыңлакан чакта аның припевы «Альхамдерулла» дип рус телендә припевы бар иде. Ул безгә аны соңрак ачыклады: «Бабек дигән егеттән алдык, правасы бездә», – дип әйтте... Мин аны-моны уйламыйча... Дуслар, иҗат өстендә эшләгән вакытта, аны-моны уйламыйсың?! Ярар, яздык без бу җырны. Бик матур килеп чыкты. Бер генә түгел, ике җыр иҗат иттем мин анда. Ике трек яздырдык без аның белән. Әле җырның сүзләре юк иде. Безнең бөтен язган әйберләребез бар... Мин сезгә барысын да дәлилли, күрсәтә алам. Ничек инде мин кеше җырын өч ел буена җырлап йөреп, ул хәзер генә Радик Юльякшинның башына төшкән икән, имеш, мин җырны урлаганмын. Бу оятсызлык... Нәрсә дисәгез дә, мин бүген бөтен дөресен сөйләячәкмен. Шулай итеп, бу җырның сүзләре булмагач, мин дустым Эльвира Сафинага шалтыраттым. Мин әйтәм: «Эльвира, бик матур җыр килеп чыкты. Зинһар, сүзләр иҗат итеп карале», – дидем. Ул ризалашты.

Шуннан соң без аңа минем «На-на-на» дип җырланган әйберне җибәрдек... Гафу ит, әмма мин бүген барысын да сөйләячәкмен. Бөтен халык күрсен, бөтен халык ишетсен. Шуннан соң без бу җырны яздырдык. «Татар җырларында» беренче тапкыр чыгышлар ясаганнан соң, «мин Радикның Юльякшинның подпевкасы» диделәр. Бу заказной, түләп эшләнгән статьялар китте... Ә сез һаман шуңа ышанасыз. Шуннан соң без совместный концертлар эшлибез дип билетлар эшләттек, дуслар. Без берничә төбәктә, Уфада концертлар бирергә тиеш идек. Әмма ләкин Уфада бөтен кешене, безнең продюссерларны сөйләштереп... үзебез эшләткән билетлар плакатлар, баннерлар, торып калды. Мин бер сүз әйтмәдем... Вакыт узганнан соң Радик килде: «Берәр нәрсә булды мәллә? Мин белми калдым. Нәрсә булды соң?». «Радик, дустым, бернәрсә дә булмады! Вы просто нас красиво кинули!» –дидем. – Билетлар өйдә ята!». Радик «не знал» дип әйтте, ә бүген үзенең страничкасында нәрсә язып ята... «Мошенничество» дип язган. Оятсыз син, Радик! Син булмасаң, синең продюссерың! Сез бер команда икән... Аллага шөкер, бер тапкыр да кеше җырын җырламадым. Бу җырны да мин синең белән җырламас идем. Үзем иҗат итеп, синең белән бергә язмаган булсак... Мин кеше җырын урлап, кеше җырлап йөри торган кеше түгел!.. Син алдакчы үзең булып чыктың! Синең кабәхәтлегеңә Ходай Тәгалә генә бәя бирер, дустым!... Алдагы көннәреңдә мин сиңа исәнлек-саулык телим!..» (Текст видео буенча язылды, кыскартулар бар).

Концерт алдыннан «нинди» пиар да ярый инде ул, шулай бит... «Акустик травма» «үрдәге» үтми башлаган мәллә? Иң мөһиме, билетлар сатылсын. Нәрсә генә булмасын, йолдызларыбыз «судлашып» бер-берсенең дәрәҗәләрен төшереп, шуны халыкка таратмаслар, ә үзара «олыларча» хәл итәрләр дип ышанасы килә.

Зилә Хөснетдинова

Чыганак: @elvin_grey_music һәм @guzelurazova аккаунтлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев