Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Васькино-Туйралы авылында яңа мәчеткә нигез ташы салынды

Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Гатиятуллин, Төркиядән килгән кунак – коръән-хафиз Фатых Мөхәммәт, районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, район җитәкчеләре һәм җирле авыл халкы катнашты.

Васькино-Туйралы авылында мәчет салу эшләрен Рафаил Хәсәншин башлап җибәргән.

Безнең авылда биш йөздән артык кеше яши, шуларның өч йөзгә якыны татарлар, ягъни мөселман халкы. Мәчет салу турында күптәннән хыялланып йөрим инде мин, – диде ул безне каршы алып. – Аллаһка рәхмәтлемен, гаиләбездән рәхмәтемне шулай белдерәсем килә. Яшәү – үзе зур бәхет. Изге эшләр эшләп калырга ашыгырга кирәк. Мәчет төзү эшен гаиләбез белән ниятләп башлаганбыз икән, аны төзеп бетерергә дә көчебез җитәр дип уйлыйм. Мәчет бинасының мәйданы сигезгә ундүрт метр булыр дип уйлап торабыз.

Мәчетне “Шәрип” дип атарга ниятли.

Шәрип сүзенең аңлатмасы бик матур. Ул – хөрмәтле, затлы, лаеклы дигәнне аңлата. Әтиемнең исеме дә Шәрип. Миңа калса, бик килешле, күңелгә, телебезгә ятышлы исем.

Рафаил Хәсәншин сүзләренчә, мәчетне салу гына җитми. Изге йортны буш тотмау – икенче, тагын да зуррак эш. Лаеклы ялга чыкканчы су асты көймәсендә командир булып хезмәт куйган Рафаил Шәрип улы күптән түгел генә Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсен тәмамлаган.

Мәчет салдыру – бик саваплы, шул ук вакытта иң авыр эшләрнең берсе, – диде халыкны сәламләп, нигез ташы салуда катнашкан район башлыгы Рамил Гатиятуллин. Ул изге Рамазан аенда башланган эштә уңышлар теләде.

Гает алдыннан бик изге эшкә нигез салына, уңышлы булсын, – диде районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Бу авылда төрле милләт кешеләре гомер итә. Купләрнең мәчет салу ниятен хуплаулары, авыл халкының дуслыгын, бердәмлеген чагылдыра. Киләчәктә бу изге йорт халыкка хезмәт күрсәтүче, авылга нур сибеп, бәрәкәт китерүче урын булырга тиеш.

Авыл җирендә мәчет булырга тиеш инде. Безне авылда да шундый урын барлыкка килүенә чын күңелебездән сөенеп торабыз, – диде Әнвәр Мөхәммәдов. – Безнең гаиләбез бу авылга Үзбәкстан якларыннан күчеп кайтты. Беренче вакытта мәчет булмаганга бик борчыла идек. Мәчеттә бит авыл картлары гына түгел, яшьләр дә күп җыела. Мәчет минем өчен ул киңәшләшү, гыйлем, җанга тынычлык алу урыны, иман йорты. Тормыш иткәндә төрле сораулар еш туа. Мәсәлән, йолага, дингә туры китереп, балага исем кушу, кешене соңгы юлга озату, улың яисә кызыңа никах укыту боларның барысын да мәчеттәге дин әһелләре белән киңәшләшеп эшләү кирәк.

Булачак мәчет урынына беренче нигез ташын салган вакытта җиңелчә генә яңгыр сибәләп үтте. Авыл картлары моны Табигать-ананың хәер-фатихасы дип юрады.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

АВтор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев