Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылында яңа мәчет ачылды

Татар Кандызы авылында мөселманнар өчен зур һәм шатлыклы вакыйга булды – анда яңа мәчет ачылды. Тантанада Казаннан килгән кунаклар, район җитәкчеләре, авыл халкы, якын-тирә авыллардан һәм Баулыдан битараф булмаган башка дин тотучылар катнашты.

Татар Кандызы – районның иң зур авылларының берсе. Биредә инде берничә ел дәвамында бер мәчет эшләде. Әмма биш чакрымга сузылган  авылда яшәүчеләргә авылның икенче башында урнашкан мәчеткә йөрүе авыр иде. Менә биредә күптән түгел икенче мәчет төзелеп бетте.

Рухи йорт шушы авылда туып-үскән, хәзер Бөгелмә шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рәис Шәфыйков тарафыннан төзелгән. Мәчетне әнисе хөрмәтенә, аның исеме белән – “Гаһедия” дип атаганнар. Рәис Шафыйковка “Гаһедия” мәчете төзелешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтенең рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук рәхмәт хаты белән Чачарилав Аллаев та бүләкләнде. Сүз уңаеннан, ул шушы бинаны мәчет төзү өчен бушлай биргән.

– Мин үз алдыма бурыч куйдым – үз гомеремдә өч мәчет салырга. Моңа кадәр Бөгелмә районында бер мәчет төзегән идем инде, менә бу – икенчесе, – дип сөйләде Рәис Шәфыйков. – Бер ел элек хәбәр ишеттем –  Кандызда, минем туган авылымда, тагын бер мәчет булса, яхшы булыр иде дип, әйттеләр. Мин авылның тарихы белән таныш, чөнки китаплар да язгаладым, бу урында элек мәчет булганын да беләм. Яңадан шушында мәчет булдырырга теләгем уянды. Ниятләп, эшкә керештем, һәм менә бер ел эчендә шушы ниятемә ирештем. Яңадан тагын бер мәчетне Бөгелмә шәһәрендә төзермен дип торам.

“Гаһедия” мәчете имам-хатыйбы итеп күптән түгел мәдрәсә тәмамлаган һәм тиешле шәһадәтнамә алган Шәрифҗан Галимовны билгеләгәннәр. Ул мәчеткә халык йөрер дип, зур өметләр белән яши.

Ачылу тантанасында Татарстанның беренче мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин катнашты. Алар барысы да мәчетләрнең үсеп килүче буынны һәм авыл кешеләрен тәрбияләүдә ролен билгеләп үттеләр.

Ачылу тантанансыннан соң Баулы районының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов моңлы тавышы белән тирә-якка яңгыратып азан әйтте һәм мөселман-кардәшләребез мәчет эченә узып намаз укыдылар. Аннан соң барлык кунакларны мул табыннар артына чакырдылар.

 

 

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ