Татар Кандызы авылында укучылар гореф-гадәтләрне яңартты
Татарстанда, шул исәптән Баулы районында да милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында төрле чаралар старт алды. Шундый истәлекле, матур бәйрәм кичәсе Татар Кандызы авылының мәдәният йортында да булды. Ул Баулының автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова тырышлыгы белән тормышка ашырылды.
“Халкым бизәге” дип исемләнгән чарага мәктәп укучылары килде. Сәхнә алдына бизәп куелган кул эшләре күргәзмәсе бер кешене дә битараф калдырмады. Теккән, чиккән борынгы көнкүреш әйберләре укучыларда зур кызыксыну уятты.
– Бу күргәзмәдә минем әниемнең дә кул эшләре бар, – дип сөйләде горурлык белән Татар Кандызы авылының җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова. – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында мондый чаралар бик әһәмиятле дип уйлыйм.
Чара барышында Сиринә Вәгыйзова бәйләнгән челтәрләр, чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары хакында, чигү алымнары сөйләде.
– Үсеп килүче буынга милләтебезнең җәүһәре булган – чигү, кул эшләре хакында күп итеп сөйләгәнче, күргәзмә ясап күрсәтү отышлырак була дип уйлыйм, – дип сөйләде Луиза Шакирова. – Әлеге күргәзмәдә минем әнием Люция Шакированың да кул эшләре күп. Ул 1970 елда Татар Кандызы авылына Керәжледән килен булып килгән. Гомере буе бәйләде, чикте, текте. Бик матур итеп шәлләр, шарфлар бәйли иде, әле картайды инде бәйләм генә бәйли. Шулай ук күргәзмәдә авылдашыбыз, мәрхүм инде, Илһамия Габдрахманованың да кул эшләре истәлек булып тора. Ул гомере буе фермада савымчы булып эшләде, кул эшенә оста иде. Идәнгә җәеп куелган кулдан бәйләнгән палас та аның оста кулларының эше.
Чара барышында баянчы Зәйтүн Муллаянов укучыларга гармун, тальян, баян турында сөйләгән. Әлеге уен коралларының килеп чыгышы хакында сөйләде, уйнарга өйрәнү серләре белән бүлеште.
Фәнүзә Айдагулова чарада катнашучыларны бер минут та тик тотмады, үзенә ияртеп “Чишмә”, “Чүпләм” уеннарын, “өчле”, “бишле” биюләрен уйнатты.
Район мәдәният йорты үзешчән артистларының моңлы һәм дәртле җырлары чарага зур бәйрәм төсе өстәде.
Фото: Сиринә Вәгыйзова, Луиза Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев