Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ә сез, район газетасын укыйсызмы?

2021 нче елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылуның кызган чагы. Абунәне барлык почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә рәсмиләштерергә була.

Заманалар ничек кенә үзгәрсә дә, газета-журналлар, китап укуны баулылар барыбер үз итә. Яңа гына типограграфиядә басылып чыккан газетаны кулга алуның “тәмен”, аны озак еллар яратып укыган кешеләр генә тоя аладыр.

 

Хәмит Зәйнагытдинов:

“Без китап, газета-журналлар укып үскән буын. Район газетасын да кырык елдан артык яздырып алабыз. Район тормышы яктыртыла, кызыклы язмаларны көтеп алам.”

 

Сергей Попов:

“Газета быелдан калын булып, ике номер бергә кушылып чыга башлады. Рәхәтләнеп укырга була. Тик без бит гомер буе газетаны атнасына ике тапкыр алып өйрәнгән идек. Барыбер күңел белән газетаның атнага ике тапкыр килүен көтелә.”

 

Ильяс Кәлимуллин:

“Газета кызыклы, төрле темаларны яктырта, тик Баулы нефтьчеләре турында күбрәк укыйсы килә”.

 

Лилия Баязитова:

“Без газетасыз яши алмый торган буын. Һәр санын көтеп алам. Кеше язмышлары турында язмаларны яратып укыйм. Районның иҗат итүче кешеләре турында күбрәк беләсе килә”.

 

 

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев