Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Покровский Урыстамакта универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Соңгы алты елда Баулы районында республика программасы буенча ун универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, ә кичә Покровский Урустамак авылында тантаналы шартларда тагын бер мәйданчык файдалануга тапшырылды.

Спорт объектын төзү эшләре ике ай элек башланган иде, аны төзү өчен республика бюджетыннан өч миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Ул ясалма өслекле баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен мәйданчыкны һәм тренажерлар, таганнар, турник һәм уен комплексы булган мәйданчыкны үз эченә ала. Мәйданчык өчен нигез әзерләргә, ком һәм гравий салырга, территориясен төзекләндерергә җирлек башкарма комитетына шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе һәм Миңнулин крестьян-фермер хуҗалыгы ярдәм иткән. Төзелешнең генераль подрядчысы – «Татлизинг» предприятиесе, подрядчы – “Озонҗәмгыяте.

Авылда тигез булмаган кыр гына бар иде, анда балалар футбол уйнадылар. Укучыларыбызның барысы да диярлек спорт белән актив шөгыльләнә, җиңел атлетика буенча республика ярышларында катнашучыларның 80 проценты – безнең укучылар, – дип сөйләде Покрово-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Борис Безенов. – Республика программасы ярдәмендә, шулай ук безнең җитәкчелекнең зур тырышлыгы белән, бер урынына ике мәйданчыкволейбол һәм тренажер мәйданчыгы барлыкка килде, чөнки алар авылыбыз халкының спорт сөючәнлеген бу мәйданчыкларның биредә бик кирәклеген ышандыра алдылар.

Спорт объектларын ачу уңаеннан бәйрәмгә авыл халкы, мәктәп укучылары җыелды, урыстамаклыларның шатлыгын Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да уртаклашты.

– Республикада универсаль мәйданчыклар төзү программасы эшләве өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт әйтәсе килә. Спорт мәйданчыгы буш тормас, дип уйлыйм, чөнки сезнең авылда спортны яраталар, шөгыльләнәләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Бүгенге көндә шәһәр балаларының гына түгел, авылларның да спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуы шатландыра. Якташыгыз Олег Сидоровавылда үсеп тә дөнья дәрәҗәсендәге чемпион була алу мөмкинлегенә ачык мисал. Авыл тормышы шәһәрнекеннән аерылып торырга тиеш түгел, һәм без моңа омтылачакбыз, – диде урустамаклыларга мөрәҗәгать итеп Рамил Гатиятуллин. 

Покрово-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Борис Безенов, 1нче спорт мәктәбе директоры Миргалиян Фәхриев та күптән көтелгән вакыйга белән халыкны котладылар, алар яшь буынның Россия спорт мастеры Олег Сидоров үрнәгендә үз потенциалын файдалануын һәм авылда салынган спорт традицияләрен дәвам итү мөмкинлеге барлыкка килүен билгеләп үттеләр.

Авыл халкы исеменнән уникаль бүләк өчен район җитәкчелегенә Вадим Гаврилов рәхмәт белдерде, ул яшьләрнең яңадан-яңа спорт үрләрен яуларга тырышачагын вәгъдә итте.

Волейбол боҗрасына беренче символик тупны җирле мәктәпнең физкультура укытучысы, Татарстанның атказанган тренеры Игорь Тараканов ташлады. Чараның программасын яшь урустамаклыларның дәртле чыгышлары бизәде.

Бәйрәм 6 нчы һәм 7 нче номерлы Баулы мәктәпләре һәм Покрово-Урыстамак мәктәбе кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә матч белән тәмамланды.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ