Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярда мәчет киңәя яки изге айда изге эшләр

Кызылъяр авылы мәчет бинасын киңәйтү эшләре бара. Шушы көннәрдә 110 мең сумлык нигез ташлары, 56 мең сумлык такта кайтарылган.

Кызылъяр авылы имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов сүзләренчә, фундамент эшләре узган елда ук төгәлләнгән булган. Ул 126 мең сумга төшкән. Мәчеттәге төзү эшләре барысы да халыктан кергән хәер акчаларына башкарыла. Пенсионерлар Тәлгать Сабирҗанов һәм Нәҗибә Камалетдинова егермешәр мең сум акчаны үзләре китереп биргән. Шулай ук азрак күләмдә акчалата, яисә кул көче белән ярдәм итүчеләр, төзү материаллары  китерүчеләр дә байтак булган. Эш нигездә өмәләр ярдәмендә бара.
Сиксән яшь белән баручы Мәгъсум Гомәров оештыру эшләрен башлап йөрүчеләрдән. Мәчетнең киңәюенә чын күңеленнән сөенүен белдерде. 
– Авылыбыз халкы бу изге эшне хуплап, бергәләп эшләргә алынды, – ди ул.– Чөнки соңгы вакытта гает бәйрәмнәрендә, җомга намазларында мәчеткә халык сыймый башлаган иде. Төзү эшләре тәмамланса, ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлмәсе дә аерым булачак. 
Мәгъсум абыйның сүзләрен авылдашы Рәшит Мөҗипов та хуплады.
– Төзелеш – ул авыр хезмәт. Анда өлкән яшьтәгеләр үзләре генә башкара алмаган эшләр дә байтак, – диде ул.– Шунысы сөенечле, мәчеткә йөрүче яшь ир-егетләребез дә бар эшләрен читкә куеп, ярдәм итәләр. Аларның  җомга намазларына теләп йөрүләре – дин йортларының кирәклеген раслый.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасыннан укый аласыз. 
Автор фотосурәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев