Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Иcергәп мәчете 15 еллыгын билгеләп үтте

Унбиш ел элек Исергәп авылы мәчете үз ишекләрен ачты. Шуннан бирле изге йортның бусагасыннан кеше өзелми. Мәчет ачылган көн Рамазан аена туры килгәнгә, әлеге истәлекле көнне ифтар мәҗлесе буларак билгеләп үттеләр. Чарада авыл кешеләре, Баулыдан килгән җитәкчеләр, тирә-як авыллардан имамнар катнашты.

Исергәп авылында мәчет салу тәкъдимен авыл картлары кертә. Мәчет өчен берничә урын тәкъдим ителә. Халыкның уртак фикерен исәпкә алып, изге йортны авыл башына, федераль автомобиль юлы буена салу кулай дип табыла. Моның нәтиҗәсендә мәчеткә авыл кешеләре генә түгел, узып баручы юлчылар дә кереп йөри ала.

Мәчет дигәч, гадәттә, күз алдына анда йөрүче картлар килеп баса. Ә Исергәп авылы мәчетенә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә шактый йөри. Соңгы елларда алар өчен ел әйләнәсе төрле чаралар үткәрелеп тора. Рамазан ае дәвамында зурлап ифтарлар үткәрү дә матур гадәткә әверелде.

Истәлекле көн уңаеннан халыкны Баулы районы имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Хәмитов тәбрикләде. Мәчетнең актив картларының янәшәдә авыл музее, уку бүлмәсе булдыру ниятен хуплады, изге эшләрендә уңышлар теләп, шәмаил бүләк итте.

Кунаклар арасында район газетасының баш мөхәррире, Баулы телевидениесе җитәкчесе Сәгыйть Әхмәтҗанов та бар иде.

– Бүгенге көндә авыл мәчетләрендә яшьләр, бигрәк тә балаларның өлкәннәр белән бергә намазга басулары сөендерә, – диде ул. – Балалар бит саф, чиста күңелле. Алар нәрсә күрә, нәрсә ишетә-барысыны да аңына сеңдереп бара. Бүген мәчеткә килгән балалар – дин юлында дәвамчылар. Кешене ышаныч яшәтә. Соңгы елларда мәчетләр күпләп ачылды, кешеләр ышаныч белән изге йортларга киләләр. Бу дөньяның үзеннән-үзе генә барлыкка килмәгәнен барыбыз да белә. Аны яратучы барлыгын беләбез, ышанабыз.

Чарада котлау сүзләре күп әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Исергәп авылында туып-үскән яшь рәссам Айгөл Мәҗитова (Кыямова) мәхәлләгә Исергәп авылы мәчете сүрәтләнгән  картина бүләк итте.

Авыл халкын җирлек башлыгы Айдар Әгълиуллин һәм авыл имамы Наил хәзрәт Дәүләтов та тәбрикләде.

Котлау һәм бүләкләүләрдән соң, Әнвәр хәзрәт Хәмитов вәгазь укып ишеттерде. Аннары Камил хәзрәт Шәмсуаровның кичке азан әйтте. Чарага килүчеләр авыз ачканнан соң, ахшам, тәрәвих намазлары укылды. Ифтар мәҗлесе вәҗип намазы белән тәмам булды.

 

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев