Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының Исергәп авылында әниләрне зурладылар

Кичә Исергәп авылы мәдәният йортында “Без әнкәйнең биш баласы идек” дип исемләнгән тамаша узды. Биредә район мәдәният йорты артистлары белән беррәттән авыл үзешчәннәре дә чыгыш ясады.

Баулы мәдәният йортының автоклуб мөдире Фәнүзә Айдаголова җитәкчелегендә үткәрелгән концерт программасы тамашачы күңеленә хуш килде. Хатын-кызлар көненә багышланган кичәгә Исергәп авылында яшәүче биш бала тәрбияләп үстергән аналар чакырылган иде. Алар сәхнә түрендә үз урыннарын алдылар.

Кичәгә матур шәлләрен ябынып килгән Фәүзия апа Габбасованы чын татар хатыны идеалы диясем килә, бу мөлаем апаның йөзеннән нур бөрки, баксаң, быел ана 80 яшь тула икән. Ул тормыш иптәше Мәрвән абый белән энҗе бөртегедәй, берсеннән-берсе чибәр биш кыз тәрбияләп үстереп, белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар. Исергәп авылы кызы Фәүзия апа җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда ат җигеп, соңыннан машинада сөт ташыган. 1959 елда Мәрвән абый белән кавышып, 57 ел матур гомер кичергәннәр. Сәхнәдә, тамашачы алдында танышу тарихларын да Фәүзия апа бик кызыклы итеп сөйләп бирде. Мәрвән абый гына хәзер гүр иясе, вафатына ике ел була. Фәүзия апа сөйләвенчә, үзе кечкенәдән җырларга яраткан, музыка мәктәбенең баян бүлегенә укырга керергә теләге дә булган. Хәзер дә Фәүзия апа илһам килгәндә шигырьләр яза. Ул үзе язган шигырьләрен тамашачыларгага да укыды.

Сәхнә түренең икенче герое – табигате белән бик тә тыйнак, мөлаем ханым Ландыш Дәүләтова, аңа 45 яшь. Ул да биш бала анасы. Чирек гасырдан артык бергә гомер иткән тормыш иптәше Айрат белән ике кыз, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Иң олы кызларына 25 яшь булса, иң кечесенә – 11 яшь. Бүгенге көндә бер уллары армия сафларында хезмәт итә. Ландыш бүгенге көндә балалар бакчасында эшли.

Кичәне алып баручы Фәнүзә Айдаголова тамаша геройларына кызыклы сорауларын яудырды. Хатын-кызга гына хас ихласлык, тыйнаклык белән шул ук вакытта залда утыручыларны көлдерелек тә итеп җаваплар кайтардылар алар.

Кичә бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Бү көнне барлык матур җырлар да әниләргә багышланды. “Умырзая” ансамбле, Саҗидә Әхмәтҗанова, Римма Әхмәтова, Сания Хәмитова, Ленир Дәүләтшин, Гүзәлия Вальтеева, Руслан Чулпанов, Айнур Хәбибуллин, Ирина Гыйбадуллина һәм Алмаз Йосыпов чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде.

Кичә азагында Исергәп авылы клубы мөдире Лилия Талипова артистларга чиксез рәхмәтләрен белдереп, сәхнә түре геройларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев