Баулылы Фәнис Габсабиров: “Минем куяннарга караганда, киләсе 2023 ел яхшы булачак”
Төп тема

Баулылы Фәнис Габсабиров: “Минем куяннарга караганда, киләсе 2023 ел яхшы булачак”

Киләсе 2023 ел символы – Куян (Песи). Шуны истә тотып, без Баулыда үз хуҗалыгында йорт куяннары асраучы Наирә һәм Фәнис Габсабировларга юл алдык. Алар үз хуҗалыгында дистәләгән куян асрый.

Без килгән вакытта да Фәнис абый үзенең йомшаккайлары янында иде. Кайсына ашарга сала, кайсыларын кулына алып ярата. Арада усалраклары да бар бугай, андыйлары хуҗаның тотканын бик яратмыйлар.

– Без утыз елдан артык йорт куяннары асрыйбыз. Ваһапов урамында яшәгән вакытта 150-200 башка җитә иде, – дип сөйли-сөйли урман печәне белән сыйлады ул озынколакларны. – Куяннар тәрбия иткәнне ярата, тәрбия булса гына үрчи, үсәләр алар. Зур токымлы (великан) куяннарның түшкәләре 3-3,5 килограммга җитә.

Фәнис Габсабиров сүзләренчә, бер ана куян берьюлы 10-12 бала китерә. Алар бераз үскәч, хуҗа кеше куян балаларына авыруларга каршы вакцинация үткәрә.

Куяннар чисталык, тәмле итеп ашарга яраталар. Тамаклары тук булса гына үрчергә сәләтле.

– Куяннарга урманнан чабып алып кайткан печән бирәм, – ди хуҗа. – Әлеге печәндә төрле шифалы үләннәр дә, кипкән урман җиләкләре дә бар. Шулай ук солы, арпа ашыйлар. Куяннар яшелчәләрне дә үз итәләр, аларга кишер, кәбестә яфраклары бирәбез.

Ни өчен кайбер куяннар үз баласын ашый? Куяннар чирләмәсен өчен нинди шифалы үлән бирергә кирәк? Куян елыннан нәрсәләр көтәсе? Куянның холкы нинди? Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Автор фотосурәте


Нет комментариев