Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Болгар җыенына барды

Бүген, 21 майда, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә дөнья күләмендәге чара – “Изге Болгар җыены” уза. Анда Баулы районыннан да делегация катнашты.

 

Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган җыенда Россия мөселманнары, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кунаклар да бар.
Истәлек билгесе алдындагы мәйданда җыенны ачу тантанасында рәсми затлар чыгыш ясады. Алар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов,  Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар бар иде. Кунакларга бәйрәм концерты да тәкъдим ителде. Өйлә намазы укыганнан соң, бәйрәм концерты дәвам итте.
Чара кысаларында Болгар музей-тыюлыгы территориясендәге борынгы мәчет янында ислам темасына лекцияләр, намаз дәресләре һәм яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрелде. Татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия форумы, Татарстан халыкларының кәсепләренә багышланган ярминкә дә оештырылды.
Бу көнне кунаклар өчен тарихи һәм истәлекле урыннар – Җәмигъ мәчете һәм Олы манара, Көнчыгыш төрбә һәм Көнчыгыш пулат, Табиб йорты һәм Халыкара археологик тикшерүләр үзәге, Истәлек билгесе (монда дөньядагы иң зур басма Коръән саклана), Кара пулат, Хан сарае һәм аның саклану корылмасы, Ханнар төрбәсе һәм Кече манара белән танышу мөмкинлеге булдырылды.
"Болгар җиренә беренче баруым, миңа бик ошады, — ди Салих авылыннан Тәслия Галиева. — Көннең салкын, яңгырлы булуы да кәефне төшермәде. Изге Болгар җиренә сәяхәт оештырган район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Шулай ук, изге Болгар җиренә бару мөмкинлеге биргән өчен, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы җирле бүлекчәсенә дә бик рәхмәтлемен".
Чара кичен Ак мәчет диварында утлы шоу белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев