Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яшәүче ветеран Рәсимә Галимова: “Хәзерге тормыш – кунак сые”

Бүген Баулыда гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәсимә Галимова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны өенә барып район җитәкчеләре һәм якыннары тәбрик иттеләр.

Без Рәсимә апаның бүлмәсенә кергәндә, ул тәрәзә төбендә утырган помидор үсентеләре белән мәш килә иде.

– Яз җиттеме, авылдагы бакчабызда ел саен күп итеп бәрәңге, помидор, кыяр һәм башка шундый яшелчә-җимешләр утыртабыз, – ди ул ямь-яшел булып утырган үсентеләренә чын күңелдән сөенеп. – Без җирдә үскән, эшләп ныгыган буын.

Рәсимә апа үзе сөйләве буенча, ун-унике яшьтән өлкәннәр белән хезмәт арбасына җигелгән. Колхоздагы эшкә дә, читтә урман кисүләрдә дә катнашкан ул.

– Урман кисәргә җибәрәләр иде. Иң үзәккә үткәне дә шул булды, – ди ветеран. – Кыз балалар, ашау да, киенү дә җитми, ә эш авыр. Урман кисү – ул бит көчле ир-атлар өчен дә бик авыр хезмәт. Ә без әле буыннарыбыз да ныгып җитмәгән балалар. Сәламәтлекнең күп өлеше дә шунда калгандыр дип уйлыйм. Аннан кайткач, колхозда ферма эше көтеп тора. Савымчы да булдым, төрле эшләрдә дә эшләдем мин.

Бүгенге көндә Рәсимә апа үзенең балалары белән гомер итә. Үзенең авылдагы өен, бакчасын да сагына. Шуңа күрә, яз җиткәнен түземсезләнеп көтә ул. Бүгенге тормышның җитеш, мул булуына, дөньяларның тыныч булуына сөенеп гомер йомгагын сүтә.

– Хәзерге тормыш – кунак сые. Исәнлек белән, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк, – дип кабатлый ул еш кына.

Юбилярны бәйрәме уңаеннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров һәм Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов тәбрик иттеләр.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев