Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда сайлау участоклары эше дәвам итә

Баулының 7 нче санлы мәктәбендә урнашкан сайлау участокларына да халык иртән үк күпләп килде. Биредә гаиләләре белән сайлауга килүчеләр байтак булды.

Россия президентын сайлауларда тавыш бирү өч көн – 15, 16, 17 март. Баулыларның күбесе тавыш бирүне беренче көннең иртәсе белән эшләп куярга уйлаган.

– Бүген иртән үк сайлау участогына тормыш иптәшем белән килдек. Кеше азрак булыр дип уйлаган идем, киресенчә, бик күп. Бу хәл сөенечле, безнең Баулы халкының җаваплы икәнлеген, ил язмышына битараф булмавын күрсәтә, – ди нефтьче булып эшләүче Нәкыйп Сәйфуллин. – Сайлауларда катнашып, үз тавышыңны бирергә кирәк, чөнки бүген без бик катлаулы чор кичерәбез. Ил башлыгын дөрес сайлау- илдәге иминлек, тормышларның мул булуы.

– Үзебезнең, балаларның киләчәген кайгыртып дөрес тавыш бирергә кирәк. Без дә иртән үк иптәшем белән сайлауларга килдек, – дип сөйләде баулылы Гөлназ Миннушина.– Тавыш бирү участогында “Гаилә белән сайлыйбыз!” дигән беләзек бирделәр. Аны киеп фотога төшәчәкбез.

– Бүгенге көндә һәр тавыш мөһим. Бу җаваплы мизгелдә һәр кеше аңлап, дөрес тавыш бирсен иде, – ди баулылы Руслан Нургалиев.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев