Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Сабан туена бүләк җыйдылар

Баулы халкы иң күңелле бәйрәм – Сабантуйга әзерләнә башлады. Бүген шәһәрнең түбән өлешендәге урамнардан милли бәйрәмгә бүләкләр җыйдылар. Әлеге күркәм чараны ел саен, мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге автоклуб үзешчән артистлары оештыра.

Урамда гармун, тальян уйнаган тавышларны ишетеп, йортларыннан хуҗалар, бала- чага йөгереп чыкты. Бу вакытта Сабан туена бүләкләр җыячакларын күпләр алдан ук белеп, әзерләнеп артистларны каршы алдылар.

Сабан туена бүләк җыю – иң күңелле вакыт, безнең балачакка алып кайта, – дип сөйләнә- сөйләнә зур сөлгене колгага элде баулылы Рәмзия Вәлитова. Аннан җайлап кына йомыркаларны кызлар кулындагы бизәкле чиләккә салды. – Кызларга рәхмәт, безнең урамнан да уздылар. Яшьлек вакытлар искә төште.”

Зөлфия белән Рамил Әсфәндияровлар парлашып чыгып капка төбендә бүләк җыючыларны каршы алдылар. Кулларындагы бүләкләрне тапшырып, рәхәтләнеп биеп озатып калдылар.

Без кечкенә чакта җигүле атларга утырып бүләк җыялар иде. Без бәләкәй малайлар артларыннан калмыйча авыл урамнары буйлап йөри идек,” – дип балачак хатирәләрен яңартты Рамил Әсфәндияров.

Борынгы матур йола, гореф – гадәтләребезне саклыйсыз, – дип рәхмәтен җиткерде баулылы Фәрит Нәфыйков. – Бик күңелле оештырганнар, үзебезнең гармун тартып, урамнардан узган егет вакытлар искә төште”.

Сабан туе – ул безнең халкыбызның иң көтеп алынган, күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Гармун тавышын ишетү белән йөгереп чыктым, – ди Гөлчәчәк Нигъмәтуллина. – Исән –сау бәйрәмнәрне матур итеп уздырыга язсын. Авыл хезмәтчәннәренә, сабан батырларына рәхмәт.”

Шалты авылында туып –үскән 94 яше белән баручы Вәсилә апа Габдуллина да бүләк җыючыларны капка төбеннән үк көтеп алды.

Балакайларым, рәхмәт сезгә, – дип догасын да тиз генә укып алды. Аннан кабалана-кабалана озынча сөлгесен колгага үз куллары белән бәйләп тә куйды. Борынгыдан калган матур гадәт буенча, ул бүләк җыючыларның барысын да самавыр куелган беседка тирәсенә чакырды. Бүләк җыючылар белән Вәсилә апа сөйләшеп, биешеп алган арада ишегалдында мул табын да әзерләнде. Самавыр кайнап чыкты, тәбикмәк, өчпочмак, чәкчәк кебек милли ашларыбыз табынга тезеп тә куелды. – Безгә кергән кеше чәй эчмичә чыкмый.

Балачактан басуларда авыр эш эшләп, көлтәләр бәйләп, утау утап, үгез җигеп, сабаннар сөргән Вәсилә әбинең сөйләгән тормыш юлын тыңлый-тыңлый самавырдан чәй эчү – бәйрәм өстенә бәйрәм булып, бүләк җыючыларга тагын да дәрт өстәде.

Әби дөрес әйтә, безгә кергән кунаклар чәйсез чыкмый, – дип Вәсилә әбинең сүзен дәвам итте хуҗабикә Раушания Габделхәлимова. – Сабантуйлары кунаклар белән күңелле бит инде. Без кечкенә вакытта авылдан-авылга йөреп бәйрәм итәләр иде. Чөнки авыл кешесенең авыр җир эшеннән соң иң зур бәйрәме иде ул. Сабантуйларның асылы, мәгънәсе югалмый. Менә шулай бүләк җыюларны безнең балалар, оныклар да күреп үсәләр.”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ