Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Мин булдырам” тренажер комплексы ачылды 

Баулыда мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче “Мин булдырам” коммерциянеке булмаган автоном оешмасын (АНОСЛОВ) ачу тантанасы булды. 

Баулыда шундый комплекс ачу – Марат Ильясовның идеясе. 
Ул унике ел элек авария эләккән, умырткасына җитди зыян килгән. Табибларның борчулы фаразларына да карамастан, аякка баскан. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тернәкләндерү комплексы булдыру – күптәнге хыялы. Менә ниһаять аның хыялы чынга ашты. 
Марат Ильясовны котларга Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, проект буенча партнерлары, дуслары, танышлары, күршеләре һәм туганнары килде. 
Аңа бик күп рәхмәт сүзләре, матур теләкләр әйтелде. Марат проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән бар кешегә рәхмәт белдерде, төп ярдәмчесе – әнисе Гайшә Заһит кызына рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен әйтте. 
Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче “Мин булдырам” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы (Анослов) гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм итү һәм яклау өчен булдырылган. Ул, ял көннәреннән тыш, көн саен эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев