Баулыда “Китапханәдә төн” узды
Баулы, илебезнең йөзләгән башка шәһәрләре кебек, “Китапханәдә төн” Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Шәһәр үзәк китапханәсе анда 2015 елдан бирле катнаша. Халык арасында популяр булган әлеге акция бу юлы “Бөтен дөнья – театр!” темасына багышлап үткәрелде. Чөнки китапханә белән театрның уртаклыгы күп. Икесе дә мәдәният учреждениесе, икесенең дә төп нигезе – әдәбият. Китапханәгә дә, театрга да халык яратып йөри.
“Китапханәдә төн” акциясе – халыкны китап укуга җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә торган күләмле вакыйга. Бу көнне китапханәләр гадәти көннәргә караганда озаграк эшли. Баулыдагы акция, кичке сәгать алтыда башланып, сәгать унга кадәр диярлек дәвам итте. Шәһәрлеләр әйтүенчә, мондый акция бик уңайлы, чөнки әлеге кызыклы чарада эш көненнән соң ук катнашып, үзең өчен күп кенә яңа мәгълүмат алырга, кызыклы кешеләр белән аралашырга, ә ял көннәреңне гаиләңә, өй мәшәкатьләреңә багышларга була.
Баулыларны китапханәгә керү юлында ук театр геройлары каршы алды. Алар арасында Иван Грозный да бар иде. Әлеге образда элек теш технигы булып эшләгән пенсионер, китап укырга, театр сөюче Владимир Ширкин иде.
Мондый акцияләрдә гадәткә кергәнчә, бирегә килүчеләр төрле мәйданчыкларда булдылар. Бу юлы алар антик театр, татар милли театры тарихы, балалар театры, мода театрына багышлап оештырылган иде. Шулай ук биредә театр буфеты, театр фотоательесы, шатлык остаханәсе дә эшләде.
“Китапханәдә төн” акциясенә килүчеләр, төрле мәйданчыкларда булганнан соң, үзешчән артистлар, актерлар һәм музыкантлар катнашындагы концертны карап хозурландылар.
Вәдимә ХАФИЗОВА фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев