Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Балкыш” фестивале узды

Баулы мәдәният йортының кече залында ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар район фестиваленең сайлап алу туры булды. Быел анда 25тән артык кеше катнашты.

Катнашучылар нәфис сүз, җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

Альбина Хәлиуллина башкаруындагы җыр да тамашачыларны битараф калдырмады. Энергиясе ташып торучы әлеге ханымны баулылар яхшы белә. Ул 40 елдан артык торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт куйган, халык белән актив эшләгән кеше.

“Балкыш” фестивале Татарстан Президенты,  муниципаль районнар башлыклары, иҗтимагый оешмалар ярдәме белән оештырыла. Фестивальнең төп бурычы – милли мәдәниятне саклау, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру.

Катнашучылар өчен әлеге фестиваль фикердәшләре белән очрашу, соңгы яңалыклар һәм яхшы кәеф белән уртаклашу, тормыш мәшәкатьләрен онытып тору форсаты да.

1 октябрьдә Баулыда гала-концерт булачак. Ә бәйгенең зона этабы бераз соңрак Әлмәттә узачак. Йомгаклау этабы исә Татарстанда үткәреләчәк. Анда иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев