Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ындырларында эшнең кызган чоры

Район хуҗалыкларында кызу урак өсте. Бүгенге көндә һәр хуҗалык, анда эшләүче һәр хезмәткәр игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу бурычы белән яна. Андыйлар арасында “Кызылъяр” җәмгыятендә ашлык чистартучы булып эшләүче Зөфәр Бикмуллин да бар.

Зөфәр Бикмуллин лаеклы ялга чыкканчы электр челтәрләрендә слесарь булып эшләгән. Соңгы берничә ел “Кызылъяр” җәмгыятенең ындыр табагында ашлык чистартуда җаваплы эш башкара.

“Без бит авыл җирендә туып-үскән малайлар, – ди ул елмаеп кына. – Чәчү, урып-җыю вакытларында эшче көчләр кирәклеген яхшы аңлыйм. Мин үзем мәктәптән соң берничә ел Чүпрәле ягында тракторда эшләдем. Укыганда ындыр табагында ашлык чистартуда да эшли идек. Аннан соң Баулыга килеп төпләндем. Бүгенге көндә дә, мин инде лаеклы ялда дип, кул кушырып утырасым килми. Әлегә көч, эшләргә дәрт бар. Әле биредә ашлык чистартам. Кырлардан китерелгән ашлык  беренче һәм икенче сортларга аерыла, орлыкка алып калына.”

Быел коры ел. Күп кенә хуҗалыклар өчен сынау булды. Өметләнгән уңышлар күпкә аз булачак дип фаразлый игенчеләр.

“Ашлык узган елгыдан күпкә кимрәк быел, – ди Зөфәр Бикмуллин да. – Кичә көне буена алты машина кайтты. Ә бүген менә төш вакыты җитте, әле бер генә машина ашлык килде. Узган ел бу вакытта ашлык чистартучы дүрт машина эшли иде, амбарлар гына түгел,  ишегаллары да ашлык белән тулган иде инде.”

Шулай да авыл хезмәтчәннәре төшенкелеккә бирелми. Ашлыкның булганын әрәм итмичә, вакытында кырлардан җыеп алу бурычын үтәү юлында.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев