Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераннары “Балкыш” та балкый

Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концерт залында “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры булды. Фестиваль быел ТАССР ның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында бара. Быел ул Баулыда сигезенче тапкыр үтә.

“Балкыш” республика фестивале ветераннар арасында үзешчән башкаручыларны бер сәхнәгә туплый. Район мәдәният йортының халык ялын оештыру бүлеге мөдире Елена Иргалиева быелгы сайлап алу туры хакында кыскача сөйләде.

– Ел саен өлкәннәр көне алдыннан без зур концерт оештырабыз, – диде ул. – Райондагы ветераннар теләп катнашалар. Быел без сигезенче тапкыр “Балкыш” фестиваленә әзерләнәбез. Авыл җирлекләрендәге үзешчәннәр үз җирлекләрендә әзерләнәләр.

Районда һәр мәдәни чарада актив катнашучы баулылы Альбина Хәлиуллина “Балкыш” фестивалендә дә ел саен чыгыш ясый.

– Мин һәрвакыт район, республика күләмендә үткәрелгән фестиваль, конкурсларны көтеп алам, аларга бик тырышып әзерләнәм, – дип сөйләде безгә Альбина Хәлиуллина. – Быел узачак фестивальдә “Әйткән сүз” дип исемләнгән җыр белән катнашам. Җырның сүзләре бик матур, мәгънәле. Нинди генә җыр башкарсам да, мин иң беренче аның мәгънәсенә игътибар итәм. Ул тамашачы күңеленә үтеп керергә, тормышчан булырга тиеш дип уйлыйм.

Баулылы Рәзинә Җәләеваның да баянга кушылып халык җырларын башкаруын сәгатьләр буе рәхәтләнеп тыңларга мөмкин.

– Мин кечкенә вактымнан ук җырларга яратам, – ди Рәзинә ханым. –җырларның да моңлыларын сайлап җырлыйм. Халык җырлары бик матур безнең. Мәктәп елларында да бер генә чарадан да калмадым. Сорап булса да җырлаталар иде үземне. Эшләгән елларымда да үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөрдем. Җыр белән яшим, җырлап яшим.

Моңа кадәр мәдәният йорты каршында эшләп килгән ансамбльләрдә җырлаган Роза Шәйдуллина да быел үзе генә сәхнәгә чыгып, “Балкыш” та үз көчен сынап карарга уйлаган.

– Моңа кадәр үзем генә сәхнәгә чыкканым юк иде, бу юлы батырчылык иттем әле, – диде Роза апа. – Күбрәк Хәния Фәрхи җырларын тыңлыйм. Фестивальгә дә аның репертуарыннан алынган җырны тәкъдим итеп карыйм. Барлык концертлар вакытында да безгә баян тартып аккомпаниаторлык иткән Зәйтүн Муллаяновка рәхмәт. Сәхнәгә бит төрле кеше чыга, ул зур түземлек белән эшли. Кайвакыт хәтта безнең ялгышларыбызны да төзәтергә ярдәм итә. Бу юлы да кешеләр рәхәтләнеп, ял итеп карый торган “җылы” концерт оештырырбыз дип уйлыйм.

Без шулай аралашып торган арада баулылы Дуглас Адигамов сәхнәдә үзе язган шигырьләрен укыды. Кемдер фойеда тавышын көйләп, акапелла башкара иде. Шулай, бүген мәдәният йортының барлык почмакларыннан ветераннарның матур җырлары яңгырап торды.

Чараны оештыручы Елена Иргалиева сүзләренчә, Баулыда гала-концертка үткән иң яхшы дип табылган чыгышлар Әлмәт шәһәрендә булачак концертта катнашачак. Ә аннан тагын да иң-иңнәре Казан сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев