Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укытучысы иң яхшы дәрес үткәргән

Казанда “Минем иң яхшы дәресем” педагогларның һөнәри осталыгы бөтенроссия бәйгесенең республика этабы узган. Анда якташыбыз Наҗия Кәлимуллина да катнашкан.

Бәйгене Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Менделеев мирас хәйрия фондының Татарстандагы вәкиллеге һәм республика Мәгарифне үстерү институты уздырган. Анда Баулы районыннан 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Наҗия Кәлимуллина катнашкан. Ул беренче сыйныфта “Гаилә ничек яши” темасы  буенча дәрес үткәргән. Бәйгенең регион этабы нәтиҗәләре буенча, ул лауреат булган һәм Мәскәүгә йомгаклау этабына узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев