Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укытучылары татар теле язмышы турында фикер алышты

Татар теленең киләчәге, язмышы туган теле өчен янып-көеп йөргән күпләрне борчый. Чөнки соңгы ел эчендә генә дистәләгән, йөзләгән татар гаиләләре үзләренең туган телләреннән баш тарттылар дисәк тә була. Бу турыда бүген район һәм шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучылары җыелып фикер алыштылар. Җыелышта бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева да катнашты.

Җыелыш түгәрәк өстәл форматында узды. Укытучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киләчәктә татар теле бөтенләй юкка чыкмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында үз фикерләрен белдерделәр, тәъдимнәрен әйттеләр.

Бүгенге көндә безнең туган телебез үлеп баручы телләр рәтенә керә. Чөнки татар гаиләләрендә дә ата-аналар балалары белән татар телендә бик сирәк аралаша. Балалар бакчасына йөри башлаган бала руслаша, һәм ата-аналар да рус телендә сөйләшә башлый. Шунлыктан, җыелышта ата-аналар белән эш алып барырга кирәклеге турында фикерләр ишетелде. Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева чын татар гаиләсен алып, аның үрнәгендә башка гаиләләрне дә тәрбияләргә кирәклеге турында әйтте. Ул татар халкының үсеш стратегиясе турында да сөйләде. Шулай ук ул, бу эшлекле сөйләшү буш сүз, стенага борчак ату гына булып калмасын иде, дигән фикер белдерде.

Уртак фикергә килеп, татар теле укытучылары, балаларга орлыкны хәзер салып калырга кирәк, дигән сүзләр әйттеләр. Киләчәктә ул орлык үзенең нәтиҗәләрен бирер дигән өмет бар.

Туган телне саклап калу, әлбәттә, укытучылар җилкәсенә генә ятарга тиеш түгел, моны барыбыз берләшеп, җитәкчеләр белән бер сүздә булганда гына эшләп була.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X