Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары хат язды

Кәгазь хатлар язу үткәнебездә калды. Дөнья иңләп смс, ммс һәм электрон хатлар йөри. Кәгазь хат язуның матур традициясен яңадан торгызу өчен, бәйрәм уйлап тапканнар. Кәгазь хатлар язу көне ел саен 11 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Әле дистә ел элек кенә һәр йортка бәйрәмнәргә котлау открыткалары, хатлар, туганнарыннан һәм дусларыннан марка белән гадәти конвертлар килә иде. Кешеләр кәгазь хатлар ярдәмендә аралашкан, тормышларының мөһим һәм кызыклы мизгелләре белән уртаклашкан.

Хат язу сирәк булса да, аны ничек язарга икәнен мәктәп укучылары яхшы белә. 2нче мәктәп укучылары да хат төрләре турында мәгълүматлы булдылар.

– Хатлар язышу үзенә күрә зур осталык та сораган, – ди 8 “А” сыйныфы укучысы Ленар Шакиров. – Минем әбиемнең дә яшь чагында язган хатлары бар. Без аларны саклыйбыз.

– Хатларның төрләре гаять күп, – дип аңлатты татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Вәлиева. – Алар эчтәлекләре, язу формасы белән аерыла.

Хатлар тарихы, аларның барлыкка килүе, дәүләтчелектә, эш барышында һәм, гомумән, тормышта хатларның роле турында укучыларга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Миннегалимова аңлатты.

Укучылар хат язып, кәгазьдә дусларының, күршеләренең, туганнарыннарының хәлен белде. Алар сүзләренчә, бернинди электрон аралашу да җылылык һәм ихласлыкны, шулай итеп, чын кәгазь хатны алыштыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев