Баулы сабыйларына мәгънәле исемнәр кушылган
Баулының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматлары буенча, март аенда 13 бала тууы теркәлгән.
Март аенда Баулы районында сигез малай, биш кыз бала дөньяга килгән. Аларның алтысы гаиләдә беренче бала, өчесе икенче бала һәм дүртесе өченче бала булып туган. Ата-аналар Алан, Әмирхан, Ләйлә кебек матур исемнәрне күбрәк сайлаганнар.
Индира Сәйфуллина
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев