Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов җитәкчелегендәге комиссия, район хуҗалыкларында булып, аларның язгы чәчүгә әзерлеген тикшереп чыкты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс шартлары нигезендә, хуҗалыкларда техниканың әзерлеге, тупланган минераль ашлама күләме, хезмәт куркынычсызлыгын саклау таләпләре үтәлеше игътибарга алына.

Комиссия беренче булып “Кызылъяр” җәмгыятендә тукталды. Биредә язгы чәчүдә катнашачак техниканың төзеклеге, хуҗалыкның тулысынча әзерлеге тикшерелде.

Белгечләр җәмгыятьнең орлыкны инкрустацияләү складында да булдылар. “Кызылъяр” җәмгыяте агрономы Ришат Фәррахов әйтүенчә, биредә химик һәм биологик препаратлар белән эш итәләр. Эшләр шушы көннәрдә тәмамланачак.

“Кызылъяр” җәмгыяте директоры Ильдар Фәтхетдинов сүзләренчә, хуҗалык язгы чәчүгә тулысынча әзер. Басуларның да 60-70 проценты әзер, тик шулай да кайбер басуларда урыны белән кар яткан җирләр бар.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев